Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Зурлап үткәргәннәр

Районыбызда Питрау бәйрәмен уздырдылар. Петр һәм Павел көне алдыннан православие динендәгеләр өч атна буе пост тотты.

12 июльдә Христосның терелү чиркәвендә Александр Колчерин үткәргән литургиягә дистәләрчә кеше җыелган. 13 июльдә исә бәйрәм чаралары Җирекле, Балчыклы, Кармалы һәм Олы Аты авылларында узган.  
Келәтледә исә Питрауны зурлап үткәргәннәр. Алып баручылар итеп танылган артистларны Аграфена Васильеваны һәм Олег Фазылҗановны чакырганнар. Үзәк мәйданда сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Прологта «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле, шулай ук җирле «Сүрәкә», «Серле мәләнчек», «Балчыклы җиңгиләре», «Баш чишмә» коллективлары да чыгыш ясады. Бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Мәскәүдән татар штабын җитәкләүче Рөстәм Ямалиев та булды. Ул көрәш батыры өчен тәкә алып килгән. Тагын бер бүләге – ике икона Балчыклы чиркәвенә тапшырылды. 
Башка мәйданчыклар да буш тормады. Анда шәһәр һәм район иҗат коллективлары халык күңелен күрде. Гадәттәгечә, төрле конкурслар һәм спорт ярышлары да оештырдылар. 
Бер көн алдан – 12 июльдә, бәйрәм чаралары Ширәмәттә узды. Халык уеннары, җырлар, биюләр... Питрауның төп бизәге Югары Уратма авылыннан «Сельские зори», Яңа Чишмә районыннан «Архангельская краса» ансамбльләре чыгышлары булды. Лотерея уеныннан җыелган акчаны исә Ширәмәт чиркәвен төзекләндерүгә тапшырганнар.    
Алмаз Фаттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев