Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Зур эшләр алдыннан

6 февраль көнне шәһәребезнең балалар һәм үсмерләр иҗаты йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Кама муниципаль районы агропромышленность комплексы җитәкчеләре, белгечләре һәм эшкәртү предприятиеләре вәкилләре белән очрашты. Узган елларга нәтиҗә ясап, министр, республикабыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең 2010 елгы корылык нәтиҗәләрен һәм аннан соңгы катлаулы кышлату чорын...

6 февраль көнне шәһәребезнең балалар һәм үсмерләр иҗаты йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Кама муниципаль районы агропромышленность комплексы җитәкчеләре, белгечләре һәм эшкәртү предприятиеләре вәкилләре белән очрашты.

Узган елларга нәтиҗә ясап, министр, республикабыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең 2010 елгы корылык нәтиҗәләрен һәм аннан соңгы катлаулы кышлату чорын зур югалтуларсыз җиңеп чыгуы турында әйтеп узды. Гомуми тырышлык һәм һава шартларының уңышлы булу нәтиҗәсендә, узган ел игеннәрнең уңышы да көтелгәннән яхшырак булды. Бу исә терлекчелеккә дә сизелерлек уңай йогынты ясады.

Министр киләчәктә дә әнә шул ирешелгән биеклекне югалтмаска, күрсәткечләрне тагын да арттыру юнәлешендә эшләргә кирәклеге турында әйтте. «Моңа мөмкинлекләр дә бар: кыен чакта хөкүмәт ярдәменнән ташламый, федераль программалар буенча да башка регионнарга караганда Татарстанга күбрәк ярдәм күрсәтелде», - диде М.Әхмәтов Киңәшмәдә катнашкан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, шулай ук үз фикерен белдереп, барыбыз да эшчәнлекне бер максатка -тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга юнәлдерергә кирәклеге хакында әйтте. Уңай үзгәрешләр җәмгыятьнең үсешен тизләтеп кенә калмый, ә кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын да яхшырта. Ә кайсыбыз шуны теләми соң? «Үткәннәргә нәтиҗә ясаганда, ирешелгән уңай якларны да күрә белергә кирәк. Бәлки, кимчелекләр дә, җитешсезлекләр дә бардыр әлегә. Ләкин моннан ун, егерме ел элекке икътисади хәлебезне искә төшерсәгез, хәзерге тормышыбызның ни дәрәҗәдә яхшырганын күрмичә калу мөмкин түгел», - дип белдерде ул.

Киңәшмә ахырында җитәкчеләр агропромышленность комплексы тармагында эшләүчеләргә алда торган язгы кыр эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә аңа кадәр 4 мартта булачак Россия Президентын сайлауда актив катнашырга кирәклеге хакында да әйттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X