Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Үзләрен танытканнар

Түбән Уратма авылы мәдәният йортының «Кемел Чылкуч» чуваш фольклор ансамбле традицион «Этномириада» Халыкара сәнгать конкурс-фестивалендә катнашкан. Казанда узган әлеге чара 60тан артык фольклор, үзешчән һәм музыка мәктәбе уен кораллары коллективларын, сәнгать мәктәбе вәкилләрен, гаилә ансамбльләрен һ.б. җыйган. Кунаклар Башкортстан, Чувашия, Мари-Эл, Удмуртия һ.б. өлкәләрдән, Вьетнамнан, Колумбиядән һ.б. илләрдән килгән. Үзешчән...

Түбән Уратма авылы мәдәният йортының «Кемел Чылкуч» чуваш фольклор ансамбле традицион «Этномириада» Халыкара сәнгать конкурс-фестивалендә катнашкан.
Казанда узган әлеге чара 60тан артык фольклор, үзешчән һәм музыка мәктәбе уен кораллары коллективларын, сәнгать мәктәбе вәкилләрен, гаилә ансамбльләрен һ.б. җыйган. Кунаклар Башкортстан, Чувашия, Мари-Эл, Удмуртия һ.б. өлкәләрдән, Вьетнамнан, Колумбиядән һ.б. илләрдән килгән.
Үзешчән коллективлар арасында «Кемел Чылкуч» икенче урынга чыккан. Конкурс тәмамлангач, зур гала-концерт куелган.
«Этномириада» фестивале иҗат коллективларын барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү, халыкларның мәдәни мирасын саклау максаты белән үткәрелә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев