Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Зөлфәт Лотфуллин - алдынгы комбайнчы

Традиция буенча, бу урып-җыю барышында да һәр ун көн саен алдынгы комбайнчыларны ачыклап, җиңүчегә күчмә кубок һәм беренче өч урынны алучыларга акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы ун көн нәтиҗәсе буенча, "Нефтехимагропром" механизаторы Зөлфәт Лотфуллин "Иң яхшы комбайнчы" исемен яулады. Билгеле булганча, район буенча 23 мең 126 гектарда бөртеклеләр суктырылган (бу -...

Традиция буенча, бу урып-җыю барышында да һәр ун көн саен алдынгы комбайнчыларны ачыклап, җиңүчегә күчмә кубок һәм беренче өч урынны алучыларга акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы ун көн нәтиҗәсе буенча, "Нефтехимагропром" механизаторы Зөлфәт Лотфуллин "Иң яхшы комбайнчы" исемен яулады. Билгеле булганча, район буенча 23 мең 126 гектарда бөртеклеләр суктырылган (бу - гомуми планның 83 проценты), һәр гектардан 21,9 центнер уңыш чыккан. Уҗым культуралары 6,7 га мәйданда чәчелгән. Монда тәҗрибәле комбайнчы һәм елның-елында беренчелекне алучы Зөлфәтнең дә өлеше зур.

Үзенең "Акрос"ы белән 992 тонна ашлык суктырган Зөлфәт Лотфуллинга күчмә кубокны һәм премияне, зурлап, иген кырында тапшырдылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һәм «Нижнекамскнефтехим»ның авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов алдынгы комбайнчыны котлап, алга таба да беренчелекне яулавын теләделәр. "Нефтехимагрпром"ның тантанага җыелган кыр эшчәннәренә урып-җыюны мөмкин кадәр тиз арада төгәлләү мөһимлеген тагын бер кат искәртеп, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Зөлфәтне котлап һәм игенчеләр күңелен күтәреп, Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге "Илһам" ансамбле артистлары үзләренең дәртле җырларын яңгыраттылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев