Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Зарларын тыңладылар

Бу көннәрдә төрле министрлыклар, оешмалар һәм идарә тармаклары вәкилләре Макаров һәм Елантау авыл җирлекләрендә район халкын кабул иткәннәр. Очрашуның максаты - түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү. Урып-җыю эшләре баруга һәм җәйнең иң кызу чагы булуга карамастан, белгечләр янына 64 кеше килгән. Шуларның 13е Түбән Кама «Росреестр»ы идарәсе начальнигы Сергей Сенниковка мөрәҗәгать...

Бу көннәрдә төрле министрлыклар, оешмалар һәм идарә тармаклары вәкилләре Макаров һәм Елантау авыл җирлекләрендә район халкын кабул иткәннәр. Очрашуның максаты - түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү.
Урып-җыю эшләре баруга һәм җәйнең иң кызу чагы булуга карамастан, белгечләр янына 64 кеше килгән. Шуларның 13е Түбән Кама «Росреестр»ы идарәсе начальнигы Сергей Сенниковка мөрәҗәгать итте: алар авыл хуҗалыгы җирендә урнашкан квартирга булган хокукны теркәү, торак йортны теркәү, исәпкә алу, скважина һәм су каланчасын исәпкә алу һ.б. мәсьәләләргә ачыклык кертүен сораган.
11 кешенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлыгы консультанты Рамил Хәбибуллинга биргән сораулары арасында җир участокларын арендалау, күп балалы гаиләләргә җир бирү проблемалары һ.б. булды.
Россия Пенсия фонды Түбән Кама идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге белгече Ләйсән Янбулатова мөрәҗәгать итүчеләрне пенсияне индексацияләү, аның күләмен яңадан исәпләү, эшкә яраксыз кешеләрне тәрбияләү өчен компенсация алу һ.б. кызыксындырган.
Мәгълүмати-консультация төркеме эшендә шулай ук ТР Конституция Суды аппаратының фәнни-аналитик бүлеге начальнигы Илдар Садыйков, адвокат Тимур Сальмушев, нотариус Әлфия Рөстәмханова, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов та катнашты.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев