Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җылы сүз – җанга дәва

Безнең Кызыл Чапчак авылында элек-электән дәваханә эшләп килгән. Яшьләр һәм мәктәпне тәмамлаучылар арасында да медицина өлкәсен сайлаучылар ел саен диярлек күзәтелә. Авылыбыздан чыккан табиблар һәм шәфкать туташлары берничә дистә. Алар кайда гына хезмәт куйсалар да, үзләренең эшләрен белеп һәм яратып башкаралар.

Узган гасыр урталары тарихына күз салсак, 1954 елның декабрь аенда Кызыл Чапчак авылының иң матур урынында дәваханә ачыла. Ул бурадан эшләнгән, суын читтән ташып, мичкә ягып җылытыла, торган бина була. Кызыл Чапчак дәваханәсе 11 авылга хезмәт күрсәтә. Иң беренче табиб булып Ширәмәт авылыннан Мария Сироткина килеп эшли башлый. Шул ук елны дәваханәгә трахома чире белән көрәшергә Иван Буслаев күчеп килә. Ике елдан соң 25 кешелек эчке авырулар hәм балалар бүлекләре ачыла. 1961 елда агач бурадан амбулатория төзелә. 1965 елны эшкә эчке авырулар табибы Роберт Соловьев килә. Кызганыч, торба ямаучылар гаебе белән янгын чыгып, дәваханә яна. Вакытлыча мәктәпнең бер бинасын дәваханә итеп үзгәртеп, авыруларны шунда кабул итә башлыйлар. 1969 елда табиб булып Генрих Богданов килә. Ул безнең авыл дәваханәсендә 10 ел хезмәт куя, халык аны бик нык хөрмәт итә. Аннан соң, институт тәмамлап, баш табиб булып Илгизәр Габдуллин килә. Соңрак авылыбыз егете Равил Фәхруллин баш табиб булып кайта. Бу бина 1992 нче елга кадәр дәваханә ролен үти.

Равил абый авылыбызда заманча дәваханә төзетү өчен күп көч куя. Тырышлыгы нәтиҗәсе булып, 1992 нче елда 3 катлы, 45 урынлы, кирпич бина салына. Дәваханәдә алар 2004 елга кадәр, Әминә Гарипова белән бергә күп еллар тату, бердәм эшләделәр. 2008 елда дәваханә амбулатория итеп кенә калдырыла. 2019 елда яңа бер катлы табиблар амбулаториясе төзелә hәм бүгенге көндә дә авыруларны шунда кабул итәләр.

Шушы матур дәваханә бинасында терапевт Әминә Гарипова, фельдшер Земфира Шәйдуллина, шәфкать туташлары – Фәйрүзә Локманова, Резидә Хөҗҗәтова, Альбина Хәбибуллина, Гөлүсә Әхмәтҗанова, Резидә Абдуллина, лаборант – Чулпан Ильясова, оператор – Ания Хәлиуллина, техник хезмәткәр – Людмила Сафиуллина бер тату гаиләдәй, эшләрен җиренә җиткереп эшләп киләләр. Алар авыруларны дарулар белән генә түгел, җылы сүзләре, ягымлы мөнәсәбәтләре белән дә дәвалыйлар. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә алда телгә алынган хезмәткәрләр игътибарлы һәм кешелекле булып калалар. Без аларга эшләрендә, шәхси тормышларында зур уңышлар, кеше сәламәтлеге өчен борчылып йөргән медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә ныклы сәламәтлек һәм гаилә ныклыгы телибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев