Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язның бер көне ел туйдыра

Авыл эшчәннәре алдында сабан ашлыгы чәчүне алдагы 10 эш көнендә тәмамлау бурычы тора икән. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җитәкчеләр алдында ясаган чыгышында әйтте. Быел язның иртә килүенә бәйле рәвештә, районыбыз басуларында язгы кыр эшләре 11 апрельдә үк башланды. Беренчеләрдән булып, кырга...

Авыл эшчәннәре алдында сабан ашлыгы чәчүне алдагы 10 эш көнендә тәмамлау бурычы тора икән. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җитәкчеләр алдында ясаган чыгышында әйтте.
Быел язның иртә килүенә бәйле рәвештә, районыбыз басуларында язгы кыр эшләре 11 апрельдә үк башланды. Беренчеләрдән булып, кырга «Бәхетле-Агро» игенчеләре чыкты, алар эшне күпьеллык үләнне тукландырудан башладылар. Быел язгы кыр эшләрендә район буенча барлыгы 160 тракторчы-машинист, 80 шофер ике сменада эшләячәк. Аларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Җир эшен башкарырлык кадрлар кытлыгы юк. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалы-гында эшләүчеләр барлыгы 1780 кеше булып, шушы елның беренче өч аенда аларның уртача айлык хезмәт хаклары 16 мең 400 сум тәшкил иткән.
Билгеле булганча, безнең районда 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 5 зур хуҗалык бар. Авыл хуҗалыгы җирләре 84 459 гектар булып, шуның 64 664 гектарын сөрүлек мәйдан тәшкил итә. Аның 48 мең гектарын чәчүлек җир алып тора, шул исәптән 25 мең гектарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар утыртылачак. Борчак - 800 гектар, сабан бодае - 8 мең 400 гектар, уҗым культуралары - 7 мең 600 гектар, арпа - 7 мең гектар; солы - 900 гектар; вика - 100 гектар, орлык өчен кукуруз - 800 гектар, азык культуралары -19 мең 300 гектар, техник культуралар - 3 мең 300 гектар; бәрәңге - 250 гектар, яшелчә 70 гектар мәйдан биләячәк.
Быел икътисад ягыннан отышлы булган соя, рапс һәм орлык өчен кукуруз игүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы буенча, бездә рапс һәм көнбагышны - 2361, орлык өчен кукурузны 885 гектардан күбрәк мәйданда үстерергә җыеналар. Югары маржиналь культуралардан булган рапс һәм орлык өчен кукуруз үстерергә ниятләүчеләргә орлык, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары, чәчкеч сатып алу өчен субсидия бирелә. Үсемлекчелек тармагына, ярдәм буларак, Татарстан бюджетыннан - 10,6 миллион, ә Россия бюджетыннан 14 миллионнан күбрәк суммада акча бирелгән инде. Республика җитәкчелеге тарафыннан, язгы кыр эшендә куллану өчен, бер тоннасын 29 мең сум исәбеннән 1050 тонна дизель ягулыгы бирелгән.
Узган көз авыл эшчән-нәренең сабан культуралары чәчү өчен туфракны тулысынча әзерләп калдыруы, көзен туфракта дымның 160-170 мм булуы һәм күптән түгел яңгыр явып үтүе - болар барысы да язгы чәчү өчен бик тә уңайлы булып, җиргә утыртылган орлыкның әйбәт шытым бирүенә һәм яхшы уңышка өмет уята. 7 мең 600 гектардагы уҗым культуралары да яхшы хәлдә булып, бүгенге көнгә ул барлык мәйданда да туендырылган.
Районыбыз хуҗалык-лары көздән әзерләп куйган 6 мең 600 тонна орлык бүгенге көнгә тулысынча тикшерелеп, аларның язгы чәчү өчен җитәрлек икәне ачыкланган. Соңгы елларда бездә орлык фондын яңартуга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, фермер хуҗалыклары югары сортлы орлыклык бәрәңгене ел саен диярлек 30 тоннадан артыкка яңартып торалар; алар яшелчә орлыгын гына да якынча бер миллион сумлык сатып алганнар. Районыбыздагы авыл хуҗалыклары бөртекле, бөртекле-кузаклы куль-тураларның элиталы орлыкларын 655 тонна сатып алганнар, шулай ук, кукуруз, соя, рапс, көнбагыш, люпин һәм ясмык орлыгы да кирәк кадәр кайтартылган. Әлбәттә, уңыш яхшы булсын өчен, вакытында ашларга да кирәк. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 2010 тонна минераль ашлама бар. Көзен туфракка кертелгәнен дә исәпләп, ул бер гектар чәчәүлек җиргә 42,3 килограмм туры килә.
Язгы чәчүдә күпме механизатор эшләячәген язма башында телгә алган идек инде. Техникага килгәндә, 160 агрегат, шул исәптән туфрак эшкәртүдә 40 агрегат, 55 тырма, бөртеклеләрне, берьеллык культураларны һ.б. чәчүдә, уҗымны һәм күпьеллык үләнне тукландыруда 65 агрегат, яңа технология буенча 20 чәчү комплексы язгы кыр эшен вакытында төгәлләү мөмкинлеге бирер дип уйланыла. Ул техниканың өзлексез эшләп торуын - күчмә ремонт бригадалары, ягулык-майлау материаллары тутыра торган агрегатлар һ.б. тәэмин итәчәк.
Агропромышленность предприятиеләре эшчән-легендә терлек азыгы хәзерләүгә аерым урын бирелә. «Тупас һәм сусыл азыкның узган елгы запасы калмау сәбәпле, быел азык культуралары игелә торган мәйданны киңәйтү ниятләнелә, шул ук вакытта бу төр культураны кабат чәчү варианты да карала», - дип уй-фикере белән уртаклашты Альфред Галимович.
Шуның белән беррәттән, алдагы ике-өч елда күпьеллык үлән, аеруча кузаклылар үстерелә торган мәйданны яңартырга да җыеналар. Күпьеллык үлән бездә 10 мең гектарны алып тора, бу - сөрүлек җирләрнең 15 проценты.
Быел яз игенче өчен яхшы килде, әмма әле орлыкны туфракка күмгән белән генә эш бетми. Киресенчә, җир кешесе өчен һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белү мөһим булган һәм уңыш шуңа бәйле булган авыр эш чоры башланды. Көзен мул уңыш алу өчен, тырышлык һәм, әлбәттә, яңгырының да вакытында явып, җиленең дә вакытында исүе кирәк.
Фирая МОРАТОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев