Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язның бер көне елны туйдырырмы?

13 апрельдән Түбән Кама районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште.

Районда барлыгы 84 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шуның 64 мең гектары чәчүлек җире. Быел 50 мең гектардан артык җиргә төрле культуралар чәчеләчәк.

“Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә...”

Кар эреп, басуларда күпьеллык үләннәр баш калкытуга, аларны тукландыруга керештеләр. Басуга беренчеләрдән булып, «Прикамский» төбәк җитештерү комплексының «Союз-Агро» хезмәткәрләре чыкты. Район буенча 9450 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм 9200 гектар көзге культураларны тукландыру, 29,4 мең гектарда дым каплату башкарылачак.
Быел 31 мең гектардан артык  мәйданда иген культуралары чәчү планлаштырыла, 174 гектарда бәрәңге, 91 гектарда яшелчә утыртылачак.

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен, республика тарафыннан 1155 тонна дизель ягулыгы бирелгән.

2022 елда бөртекле культуралардан  55,8 мең тонна уңыш алырга һәм 6,625 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә үстерергә планлаштырыла.

Әзерлек югары бәяләнде

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов көзен чәчеп калдырган уҗым культураларның яхшы кышлавын хәбәр итте. Язгы чәчүдә техниканың ватылмыйча, төзек килеш эшләве мөһим. Альфред Галимович язгы кыр эшләрендә барлыгы  230дан артык техника, 70тән артык чәчкечләр катнашачагын, ягулык-материаллары белән өзеклек булмаячагын әйтте. Авыл хезмәтчәннәренең максаты – язгы чәчү вакытында ике сменада эшләп, җирдә дым барында кыр эшләрен төгәлләү. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе дә тикшерү барышында Түбән Кама муниципаль районының язгы чәчүгә әзерлеген югары бәяләде.

Яхшы уңышның нигезе – сыйфатлы чәчү орлыгы. Районыбыз игенчеләре барлыгы 4 мең тоннадан артык чәчүлек орлык әзерләгән иде. Аларның  сыйфаты да яхшы дип табылган.

Бүгенге көндә районда биш эре хуҗалык, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Узган ел барлыгы 22 мең тоннадан артык ит җитештерелеп, шәһәрнең ярминкәләрендә сатылган. Бу Түбән Кама халкы өчен зур ярдәм.

Авылларга дәүләт ярдәме

Бәхеткә, авыл хуҗалыгына дәүләт тә йөз белән борылып, төрледән-төрле грантлар биреп тора. Әйтик, шәхси хуҗалыкта ике сыерны биш башка үстерсәләр, дәүләт аларга 300 мең сум акчалата ярдәм итә. Узган ел бу сан 200 мең сум булган. Әле  күптән түгел генә Түбән Кама районыннан өч кеше «Агростартап» федераль программасы буенча грантка ия булган. Алар откан грантның гомуми суммасы 9 млн сум тәшкил итә.
Альфред Нигъмәтҗанов: “Лилия Руссу грант акчаларын 50 баш мөгезле эре терлек симертүгә юнәлтергә планлаштыра. Ирина Мамонтова 24 баш савым сыеры үрчетергә ниятли. Тимерхан Әмирхановның да планнары шундый», – дип аларның планнары белән уртаклашты.

Авылның язмышы аның кешеләренә, андагы эш урыннарына тыгыз бәйләнгән. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр һава торышының нинди булуына карамастан, ел әйләнәсендә үз хезмәтләрен намус белән башкаралар. Колхозлар таралгач, дилбегә авылларның асыл ир-егетләре кулына күчте.  Кемдер игенчелек белән шөгыльләнсә, кемдер мал-туар үрчетә башлады.

Быелгы санкцияләр районыбыз фермерлары эшчәнлегенә йогынты ясыймы? Түбән Кама фермерлары язгы чәчүгә нинди кәеф белән керә? Аларның планнары ничек?

Районның иң тәҗрибәле фермерларның берсе Гүзәлия һәм Илнур Зәйнуллиннарга мөрәҗәгать иттек.

– Быел яшелчә культураларыннан 5 гектар бәрәңге, 10-15 гектар чөгендер, 5 гектарлап кишер чәчәргә уйлап торабыз. Тагын да күбрәк үстерер идек тә, беренчедән, эшче куллар җитешми. Югыйсә, бушлай ашатабыз, яшәр җир бирәбез, эш хакы да яхшы. Икенчедән, техникага запас частьләр кыйммәт һәм аларны табу да кыенлаша. Ярый әле, дәүләт субсидияләр белән төрлечә ярдәм күрсәтә.  Узган ел корылык булгач, уңыш бик үк куандырмады. Быел яхшыга өметләнеп яшибез.  Орлыкларыбыз сыйфатлы. Аның күпмедер өлешен үзебез җитештерәбез. Өстәп, Самара өлкәсеннән кайтарабыз. Җитештергән уңышны ярминкәләрдә сатабыз, халык үзе дә килеп ала.

Авыл хуҗалыгы – табыш, керем алу гына түгел, ул авылны яраткан кешеләрнең яшәү рәвеше. Өстәлләребез чит илдән кергән, сыйфаты, кайда ничек үстерелгәне билгеле булмаган яшелчә, ризык белән тулган. Әнә бит, үзебездә дә яшелчә үстерүчеләр, иген игүчеләр бар. Авырлыкларга бирешмичә яши, тырышып эшли бирәләр алар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев