Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язгы кыр эшләренә әзерләнеп

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләрен башларга әзер. Чәчүлек орлыклар җитәрлек хәзерләнгән, техника ремонтланып, сафка бастырылган. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, бу язда 52 мең гектар мәйданда төрле авыл хуҗалыгы культуралары чәчелергә тиеш. Шул исәптән, бөртеклеләр - 28 мең, уҗым культуралары - 7 мең, кукуруз...

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләрен башларга әзер. Чәчүлек орлыклар җитәрлек хәзерләнгән, техника ремонтланып, сафка бастырылган.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, бу язда 52 мең гектар мәйданда төрле авыл хуҗалыгы культуралары чәчелергә тиеш. Шул исәптән, бөртеклеләр - 28 мең, уҗым культуралары - 7 мең, кукуруз - 5 мең, күпьеллык үләннәр - 12 мең гектарда. Хәзерге вакытта уҗымнар 600дән артык гектарда тук-ландырылган. Язгы кыр эшләрендә 230 берәмлек техника катнашачак, шуларның 13е - яңа технология буенча эшли торган чәчү комплекслары. Техниканың туктаусыз эшләвен күчмә ремонт бригадалары тәэмин итәчәк. Ягулык-майлау материаллары белән дә проблема булмас, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, дизель ягулыгын тоннасын 13 мең сумнан сатып алалар.
Районыбыз игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен, узган җомгада Түбән Камага республика комиссиясе килде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте вәкилләреннән, шулай ук, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән төзелгән комиссия, иң беренче, «Нефтехимагропром»ның «Прости» филиалында, аннан соң башка хуҗалыкларда булды.
«Татагролизинг» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә: орлыклар һәм ашламалар җитәрлек, техника ремонтланган, механизаторлар кырга чыгарга әзер. Шулай булгач, районыбызда язгы кыр эшләре вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылыр, дигән өмет бар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев