Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Авыл сулышы

Язгы чәчү тәмам

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыклары берләшмәләре һәм фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен тулысынча төгәлләделәр. Быел ул 48 мең гектар мәйданда башкарылды.

Язгы чәчү эшләре 29 мең гектарда алып барылды. Шуларның 17 мең гектарына  бөртекле-кузаклы культуралар – бодай, солы, борчак чәчелде, 6 мең гектарга – техник культуралар, 70 гектарга – яшелчә, 164 гектарга бәрәңге утыртылды.
Чәчү тәмамланса да, кырларда эш бетмәде. Хәзер иң җаваплы чор – үсентеләрнең ныгуын тәэмин итү бурычы тора. Моның өчен аларны корткычлардан, авырулардан сакларга, тукландырырга кирәк.
Һава шартларының салкынча торуы да эштә бераз кыенлык тудыра. Ләкин синоптиклар алга таба җәй эссе булыр, диләр. Шуңа күрә бу көннәрдә  терлек азыгы әзерләүгә ныклап керешәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев