Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җәй — сөтнең мул чоры

Авыл хуҗалыгында, игенчелек белән беррәттән, терлекчелектә дә кылны кырыкка ярыр чак. Шулай булмый хәле дә юк, витаминлы сусыл терлек азыгына мул булган җәйге чорны нәтиҗәле файдаланып, әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешеп калырга тырыша терлекчеләр. Дөрес, соңгы вакытта, көннәр бик коры тору нәтиҗәсендә, терлекләрне тиешле витаминлы азык белән тукландыру кыенлашты Шунлыктан, хәзер...

Авыл хуҗалыгында, игенчелек белән беррәттән, терлекчелектә дә кылны кырыкка ярыр чак. Шулай булмый хәле дә юк, витаминлы сусыл терлек азыгына мул булган җәйге чорны нәтиҗәле файдаланып, әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешеп калырга тырыша терлекчеләр. Дөрес, соңгы вакытта, көннәр бик коры тору нәтиҗәсендә, терлекләрне тиешле витаминлы азык белән тукландыру кыенлашты Шунлыктан, хәзер инде күрсәткечләрне арттыру турында түгел, ә узган елгы дәрәҗәсеннән киметмәү турында уйлыйлар.
Сыерның сөте - телендә, дигәндәй, корылык нәтиҗәсендә үсемлекләрнең сусыллыгы кимү, "сөтбикә"ләрнең продуктлылыгына да йогынты ясамыйча калмады. Кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләрнең түбәнәюе сизелә. "Химокам-Агро" да бу аеруча ачык чагыла. Алар районның гомуми күрсәткечләренә тискәре йогынты ясыйлар. "Нефтехимагропром" җәмгыятендә дә бераз түбәнәю күзәтелә. Ләкин анда көнлек савымны бер поттан киметмиләр әлегә - район буенча беренче урында баралар. "Бәхетле-Агро"да һәр сыердан уртача көнлек савым - 12,8 килограмм. Бу күрсәткеч узган елгының шушы чорындагыдан бераз югары. "Прикамский" белән "Химокам-Агро" бер тирәдә - алар бер сыердан көнгә уртача 12,7 килограмм сөт савалар. Гомуми савым "Химокам-Агро"да 4 тоннага кимрәк (хәзерге вакытта 23,465 тонна тәшкил итә). 1850 баш сыерга бу сөт кимрәк, әлбәттә. Дөрес, әлеге хәлдән чыгу юлларын эзлиләр. Ел ахырына кадәр сөтне узган елгы дәрәҗәсендә калдыру мөмкин булыр, бәлки.
Әле шушы көннәрдә генә Биектау районында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлагы белгечләр катнашында семинар-киңәшмә уздырган. Анда терлекчелек тармагының яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалган. Шунысы куандыра, никадәр генә зарлансак та, районыбыз күрсәткечләре республиканың уртача күрсәткечләреннәнг югарырак. Түбән Кама сөт җитештерү буенча да беренче ун район арасында. Терлек азыгы хәзерләү буенча да - республикада ул көннәрдә бер шартлы терлеккә уртача 8,8 центнер азык берәмлеге тупланган булса, бездә ул 10 центнердан артып киткән иде инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев