Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Вакыт ашыктыра

Районыбыз кырларында бүгенге көнгә 60 615 тонна ашлык суктырганнар. Матур көннәр шактый булды. Инде менә соңгы көннәрдә яңгырлар да яугалап алды. Әйтерсең лә, табигать үзе дә ашыктыра. Көзләргә керәбез бит, итәк-чабуларыгызны җыя төшегез, кызурак кыймылдасагыз да комачауламас, янәсе. Дөрес, уңай һава торышының бер минутын да әрәмгә уздырмады районыбыз игенчеләре. Авыл...

Районыбыз кырларында бүгенге көнгә 60 615 тонна ашлык суктырганнар.
Матур көннәр шактый булды. Инде менә соңгы көннәрдә яңгырлар да яугалап алды. Әйтерсең лә, табигать үзе дә ашыктыра. Көзләргә керәбез бит, итәк-чабуларыгызны җыя төшегез, кызурак кыймылдасагыз да комачауламас, янәсе.
Дөрес, уңай һава торышының бер минутын да әрәмгә уздырмады районыбыз игенчеләре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар барлык мәйданның 64 процентында (17 769 гектар) урып-суктырылган. Уңыш гектардан уртача 34,1 центнер чыга.
Игеннәрне урып-суктыруда алдынгылар рәтендә баручылардан «Бәхетле-Агро» җәмгыятен әйтеп үтәргә кирәк. Анда арпа, арыш, солы культураларын урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр. Уңышлары яхшы. Хәзерге вакытта уҗым бодаен суктыралар. Уңыш гектардан уртача 49,7 центнер белән бара. Әлеге җәмгыятьтә бөртеклеләрнең гомуми мәйданының 55 проценты урып-җыелган. «Союз-Агро» РПК «Прикамский»да борчакны урып-җыю гектардан 41 центнер белән төгәлләнгән. Бу республикада югары күрсәткечләрдән исәпләнә. Хәзерге вакытта көзге бодай төгәлләнергә тора. Аларда бөртеклеләрнең гомуми 55 проценты урып-суктырылган.
Крестьян-фермер хуҗалыкларының эшен дә аерым билгеләп узарга кирәк. Бик тырышып эшләп, алар бүгенге көндә барысы да диярлек урып-җыю эшләрен тәмамладылар. Бөртеклеләрнең уңышы гектардан уртача 28,1 центнер чыкты.
Районыбыз кырларында 2018 ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү дә дәвам итә. Бу эш планда каралганның 57 процентында башкарылган.
Фәрит ИМАМОВ.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев