Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Каенлы да клублы булды

Соңгы елларда районыбыз авылларында мәдәният биналары төзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Мәдәният учакларын төзү яки яңарту, нигездә, республика программасы буенча алып барыла. Әле берничә көн элек кенә Городище авылында яңа төзелгән клуб ачылган булса, узган шимбәдә Каенлы авылында яңартып төзекләндерелгән зур клубны ачу тантанасы узды. Дөресрәге, аны аерым клуб дип...

Соңгы елларда районыбыз авылларында мәдәният биналары төзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Мәдәният учакларын төзү яки яңарту, нигездә, республика программасы буенча алып барыла. Әле берничә көн элек кенә Городище авылында яңа төзелгән клуб ачылган булса, узган шимбәдә Каенлы авылында яңартып төзекләндерелгән зур клубны ачу тантанасы узды.
Дөресрәге, аны аерым клуб дип кенә түгел, бер түбә астына тупланган күпфункцияле үзәк дип атарга була - китапханә, элемтә бүлеге һәм авыл җирлеге башкарма комитеты да шунда урнашкан.
Яңартылган бинаның ишегалдыннан ук гүзәллек, затлылык күзгә ташлана. Биредә барысы да заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнгән. Мәдәният йортының ишеген ачып эчкә узгач, күзләрне камаштырырлык дәрәҗәдә матурлыкны күреп, тагын бер мәртәбә сокланасың. Зәвык белән җиһазландырылган, уңайлы урындыклар тезелгән, ял итү, күңел ачу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иркен тамаша залы, бинаның зурлыгына җавап бирердәй, тиешенчә яктыртылган һәм акустик таләпләргә туры килерлек киң сәхнә, артистлар өчен бизәнү, киенү-чишенү бүлмәләре, туалет һәм юыну урыннары - барысы да бик пөхтә эшләнгән. Төзелеш осталарының әле кул җылысы да суынырга өлгермәгән стеналар - чип-чиста һәм алардан ниндидер гаҗәеп яктылык бөркелә шикелле.
Клубны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Таһир Камалетдинов, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры, үзе дә Каенлы авылы кешесе Рафаил Хәбибуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, муниципаль район мәдәният бүлеге начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина һ.б. күпләр катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Чыннан да, соңгы елларда республикабыз авылларында мәдәният һәм социаль биналар төзелешенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештәге төзелешләр буенча Татарстан ил күләмендә беренче урында тора. Соңгы өч елда Татарстанда һәр ел саен ким дигәндә 50 мәдәният сарае сафка баскан. Бер төбәктә, республикада, өлкәдә дә мондый хәлнең булганы юк әле. Авыл клубларына ремонт ясау, элеккеләрен яңартып төзү шулай ук мәдәнияткә игътибарны күрсәтә. Дөрес, капиталь төзекләндерүләр аерым программа нигезендә түгел, махсус мөрәҗәгатьләр буенча башкарыла.
Разил Исмәгыйль улы «Туган як» газетасы өчен биргән махсус интервьюда, клубны төзекләндерүнең башлангыч чорына тукталып, аның кызыклы тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте. «Татарстан Дәүләт Советында алтынчы мәртәбә депутат буларак, халыкның таләпләрен, ихтыяҗларын, сорауларын бик яхшы беләм. Бервакыт, Каенлы клубының хәле шулкадәр начар, аны яңартуда ярдәм итә алмассызмы икән дип, күңелемә үтәрлек итеп әйткәннәр иде. Шуннан соң, Каенлы мәдәният йортын ремонтлатуга ирешми торып, каенлылар алдына чыгып басмам, дип үземә сүз бирдем. Һәм менә сүземдә тордым», - дип башлады ул әңгәмәсен. Сөйләшкәндә генә барысы да җиңел. Аны юллау, оештырып җибәрү өчен шактый көч сарыф итәргә туры килә депутатка. Башта Президентка мөрәҗәгать белән керә, әлбәттә. Аңа рәхмәт, сүзенә колак салган. Башында ук шулай уңыш белән керешкән эшнең азагы да хәерле тәмамлана.
Һәм менә бүген, каенлылыларны сөендереп, авыл уртасында яңартылган клуб балкып тора.«Капиталь төзекләндерү бик яхшы башкарылган. Зәвыклы эшләнгән, бернәрсә дә артык түгел, кирәкле нәрсәләр барысы да бар, тәртиптә, үз урынында. Монда инде төзүчеләрнең дә өлеше зур. Бирелгән акчаны юк-барга да сарыф итеп бетерергә мөмкин, тиенен әрәм итмичә дә кулланып була. Монда инде күренеп тора: барысын да җайлы итеп, кайда нәрсә кирәк икәнен белеп эшләгәннәр. Клуб бүгенге тормыш таләпләренә җавап бирердәй һәм халык сорауларын исәптә тотып башкарылган: миллилек, заманчалык, иркенлек - һәммәсе дә бар, хәзер инде бу мәдәният йортының эче буш тормасын, шушы бинаның үзе төсле үк матур гамәлләр генә кылынсын иде», - диде Разил Вәлиев.
Хәер, «матур гамәлләр» дигәннән, клубны ачу тантанасы барышында ук сәхнәдә матур гына концерт күрсәттеләр. Килгән кунаклар да, каенлылар үзләре дә Казаннан махсус чакыртылган артистларның һәм җирле үзешчәннәрнең чыгышларын озаклап алкышладылар. Алга таба да күңелле концертлар, тамашалар еш булсын иде, дип теләде клубка җыелган кешеләр
Язманы, үзенең вәгъдәсен үтәп, Каенлы авылы халкы алдындә тагын бер мәртәбә ихтирам казанган хөрмәтле Разил ага Вәлиевнең бик урынлы әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Каенлы халкы гомер-гомергә мәдәниятле булган. Әле ХVIII гасыр ахырында бу авылда танылган татар галиме, мәгърифәтче, тарихчы, язучы, шагыйрь Таҗетдин Ялчыгол җиде ел яшәгән, биредә балалар укыткан. Ә ул теләсә кайсы авылда туктамас иде. Димәк, ул вакытта ук Каенлы халкы бик мәгърифәтле һәм мәдәниятле булган. Ә ни өчен ул хәзерге вакытта да мәдәниятле булмаска тиеш?! Менә шундый гыйлемле кешеләр чыксын өчен, авылга шушындый биналар, мәдәният учаклары кирәк тә инде».
Фәрит ИМАМОВ.
Алмаз Фәттахов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев