Туган як

Уңышларыбыз күренә

Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, авыл хезмәтчәннәренә дә премияләр, грантлар тапшырыла башлады. Бу куанычлы хәл. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, авылга булган уңай караш кешеләр күңелендә ышаныч тудыра. Әнә шундый хөрмәт хезмәт кешесен яңа үрләргә рухландыра да инде. Бүгенге көндә районыбызда һәр сыердан уртача 13,5килограмм сөт...

Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, авыл хезмәтчәннәренә дә премияләр, грантлар тапшырыла башлады. Бу куанычлы хәл. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, авылга булган уңай караш кешеләр күңелендә ышаныч тудыра. Әнә шундый хөрмәт хезмәт кешесен яңа үрләргә рухландыра да инде.
Бүгенге көндә районыбызда һәр сыердан уртача 13,5килограмм сөт савыла.Республикадагы 43 район арасында 9нчы урынны билибез. Терлекчеләребез ел дәвамында, һава шартларының нинди булуына карамастан, кешеләрне көндәлек туклану өчен мөһим булган сөт ризыгы белән тәэмин итеп тора.
Хәзерге вакытта «Прикамский» региональ җитештерү комплексы сөт саву буенча югары күрсәткечләр белән бара. Монда сыерларның көнлек савымын җәй урталарында гына күреп булган 16,3 килограммга җиткерделәр.
«Кармалы» агрофирмасы, «Бәхетле-Агро», «Нефтехимагропром» хуҗалыклары да районда лаеклы урын алып торалар. Фермерларның өлеше дә әйбәт. Алар арасында «Россиянең иң яхшы фермеры» исемен йөртүче Илнур Зәйнуллинны әйтеп үтү урынлы булыр. Район буенча һәр сыердан еллык савылган сөт күләме биш мең килограммны узып китәр дигән өмет бар.Бу күрсәткечне без 2012 елдан бирле саклап киләбез.
Терлекчеләребез алга таба 6000 килограмм булган күрсәткечне дә алырлар дип уйлыйм.Чөнки «Кармалы» ширкәтеннән Надежда Макарова белән Татьяна Шабалинаның 11 айлык күрсәткечләре буенча һәр сыердан савып алынган сөт күләме күптән 6 мең 330 килограммнан узып китте.Андыйлар бүтән хуҗалыкларда да бар.
Терлекчелек - ел әйләнәсенең һәр көнендә нык игътибар сорый торган тармак. Күңелеңне эшкә биреп, хезмәтеңне тирәнтен аңлап башкарганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Гомерләрен шушы тармакка багышлаган җитәкчеләрдән «Бәхетле-Агро» ширкәте генераль директорының терлечелек буенча урынбасары Илдус Сафинны әйтер идем. Яшь белгеч булып «Түбән Кама» совхозына килгән көненнән, шул һөнәренә тугры калып, нәтиҗәле эшләп килә. Авыл хуҗалыгы идарәсе аның эшен югары бәяләп, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә тәкъдим итте һәм шәһәребезнең 50 еллыгы тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аңа бу исемне тапшырды.
Шулай ук үз һөнәренең осталары, тырышып эшләүче белгечләрдән «Кармалы» ширкәтеннән Василий Плаксинны, «Прикамский»дан Минсирин Ягудинаны һ.б. алырга була.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Мөнир Миннуллин җитәкчелегендә тармакның тотрыклылыгын саклап калып, аның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен бар көчен куя.
Кышлату чоры хуҗалыкларда бүгенге көндә оешкан төстә дәвам итә.
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ,
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: