Туган як

Урып-җыю төгәлләнде

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

– Көзге уңай һава торышы урып-җыюны тулысынча төгәлләргә мөмкинлек бирде. Уңыш яхшы: бөртеклеләрнең гектарыннан 33 центнер чыккан, 74 мең тонна ашлык суктырылган. Хәзер авыл эшчәннәре шикәр чөгендере, бәрәңге алуны дәвам итә, аларның уңышы да бик яхшы. Бүгенге көнгә районда ике мең тоннага якын бәрәңге (барлык уңышның өчтән бер өлеше) һәм алты мең тоннага якын шикәр чөгендере (уннан бер өлеше) казып алынды, – дип таныштырды саннар белән шәһәр мэры.
Киңәшмәдә районда эшмәкәрлекне алып бару мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Бүгенге көндә эшмәкәрлек – авыл халкының яшәү чыганагы һәм авылны саклап калу мөмкинлеге.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев район җитәкчеләре алдына дотацияләнә торган мини-фермалар санын арттыруны (киләсе ел башына 20 гә якын гариза Казанга җибәреләчәк), яңа «Агростартап» федераль программасында катнашуны, сөт һәм яшелчә җыюны җайга салу бурычын куйды. Хәзерге вакытта районыбызның «Нижнекамский» кооперативы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Алар яшелчәләрне чистартып, вакуумлы пакетларга салып, сатуга чыгаралар. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатар өчен тиздән шәһәрдә экоагропарк та ачылачак.
– Бездә сөт һәм яшелчә үзебезнеке булырга тиеш. Моның өчен Түбән Камада барлык кирәкле шартлар тудырылган, –дип ассызыклады Айдар Метшин.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Руслан Исламов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: