Туган як

Урып-җыю һәм чәчү бергә бара

Кичә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район басуларында бөртекле-кузаклы культураларның гомуми мәйданының 68 проценты урып-суктырылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин сүзләренчә, урып-җыю тулы куәтенә дәвам итә. Ындыр табакларына барлыгы 37 мең тонна ашлык кайтарып урнаштырылган. Һәр гектардан 27,3 центнер уңыш чыга. Хәзерге вакытта солы уңышын урып-җыю инде төгәлләнергә тора. Нигездә, арпа, бодай, шулай ук, техник культуралардан рапс, горчица, көнбагыш калып бара.
Шунысын да искәртеп үтик: узган атнаның эш нәтиҗәләре буенча, комбайнчылар арасында ярышка йомгак ясалып, күчмә кубок 1939 тонна ашлык суктырган Владимир Копанев кулына күчте. 
Урып-җыюдан тыш, терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннардан күренгәнчә, бер шартлы терлеккә 19 центнер азык берәмлеге күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән. 
Быелгы уңышны кайгырту белән берлектә, игенчеләр киләсе ел уңышына да нигез сала башлаганнар – көзге чәчүгә керешкәннәр. Уҗым культуралары 2000 гектарда чәчелгән инде. Игеннәре җыеп алынган участокларда җирне эшкәртә башлаганнар. Бу эш 9000 гектарда башкарылган.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотода: Владимир Копанев яулаган кубогы белән.
Руслан Исламов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: