Туган як

Урак чорында көне кызу, эше тагын да...

Терлекләр өчен фуражга - 31000 тонна, чәчү өчен орлыкка - 10000 тонна тирәсе, шушыларга өстәп, авыл хезмәтчәннәренә, игенчеләргә, терлекчеләргә дә икмәк бирәсе була - районыбызда бөртекле культуралар уңышының һәр килограммын кая урнаштырасы инде, әнә шулай, алдан ук исәпләп, чамалап куелган Быел комбайннар «парад»тан соң туп-туры «эш фронты»на - кырларга юнәлделәр,...

Терлекләр өчен фуражга - 31000 тонна, чәчү өчен орлыкка - 10000 тонна тирәсе, шушыларга өстәп, авыл хезмәтчәннәренә, игенчеләргә, терлекчеләргә дә икмәк бирәсе була - районыбызда бөртекле культуралар уңышының һәр килограммын кая урнаштырасы инде, әнә шулай, алдан ук исәпләп, чамалап куелган

Быел комбайннар «парад»тан соң туп-туры «эш фронты»на - кырларга юнәлделәр, дисәк бер дә арттыру булмас. Башка еллардан аермалы буларак, урып-җыю бик иртә башланды. Соңгы атналарда явым-төшемнәр булмау, һава температурасының утыз градустан артып китүе туфрактагы дымны көнләп-сәгатьләп бетерә. Гомумән, көннәр кызу тору уңышны кискен киметәчәк. Әле, өстәвенә, көзгә таба тоташ яңгырлар китәчәк, дигән сүзләр дә йөри. Мондый шартларда игеннәрне суктыруга мөмкин ка­дәр иртәрәк керешкән хуҗалыклар отачак, билгеле. Инде район агрономнары, белгечләр башакларны тикшереп, анализладылар: бөртеклеләрдән гектарыннан 25 центер уңыш булыр, дип көтелә. Дөрес, бу әлегә фаразлар гына.
Хәзер көн кадагындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - өлгергән игенне тизрәк урып-җыеп, югалтуларсыз хуҗалык амбарларына урнаштыру. «Бөртеклеләрне урып-җыюны 20 августларга тәмамларга тиешбез», - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы М.Миңнуллин. Инде вакыт үзе үк ашыктыра. Көннәр яхшы торганда тәүлеккә 800 гектар тирәсе мәйданда урып-суктырганда гына, билгеләнгән вакытка тәмамларга мөмкин.
Быел кырларда 56 комбайн эшләячәк. Бу чорда ягулык-майлау материаллары проблемасы да бөтен кискенлеге белән килеп баса. Урып-җыю өзлексез барсын өчен, комбайннар тоткарлыксыз дизель ягулыгы белән тәэмин ителеп торырга тиеш. Быел дизель ягулыгының бер тоннасы, льготалы бәя белән, 21450 сум булыр дип көтелә. Мәсьәлә әлегә хәл ителеп бетмәсә дә, Президент, бу яктан авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәчәкбез, дип уңай фикер белдергәч, ул шулай калыр, мөгаен.
Әлбәттә, игеннәрне урып-җыю бер нәрсә, ә аны амбарларга урнаштыру, эшкәртү, җилгәрү һәм яхшы сыйфат белән дәүләткә тапшыру икенче. Авыл хезмәтчәннәре мәсьәләнең бу ягын да күз уңыннан ычкындырмадылар. Кырларга чыкканчы, шактый алдан, ындыр табакларын, амбарларны, андагы барлык җиһазларны әзерләп куйганнар иде инде. Бу көннәрдә аларга ашлык агыла башлады.
Районның кайсы гына төбәгенә барсаң да - хуҗалыкларда кызу эш өсте, авыл хезмәтчәннәренең кылны кырыкка ярырдай тыгыз вакытлары. Хуҗалыклар урып-җыюга керешсәләр дә, терлек азыгы хәзерләүгә дә игътибар кимеми. Анысы да көнүзәк әһәмиятле мәсьәлә булып кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: