Туган як

Туган авылым – Түбән Чаллым!

Кәүсәрия Шәйдуллина

Туган авылым Түбән Чаллы Татарстанда иң күркәм авылларның берсе. Шәҗәрәләрдән күренгәнчә без – авылдашлар җиде-сигез буын арасында туганлашып беткәнбез. Дисбе төймәләре кебек барыбыз бер җепкә тезелгәнбез. Безне бергә җыйнаучы җеп – туган авылыбыз. Шул җеп өзелсә, без таралып бетәчәкбез.

Түбән Чаллы авылы районның иң матур урынында – Зәй елгасы буена урнашкан. Аның тарихы 1724 елдан мәгълүм. 1920 елга кадәр Уфа губернасы, Минзәлә өязе Токманский волостена караган. 1920 елдан Минзәлә составына кергән. 1922 елдан ТАССР, Чаллы кантоны, 1930 елдан Ширәмәт районы, 1965 елның гыйнварыннан Түбән Кама районына керә. Халык саны 1870 елда – 558 кеше, 1989 елда 379 кеше булган.

Авылымны Аллаһ таулары, урманнары белән дә сөендергән. Авыл янәшәсендәге Калатау 110 метр биеклектә булыр. Биредә археологик казылулар алып барылган. Тарих фәннәре кандидаты Наил Нәбиуллин, аспирант Нурулла Гариф Калатауга X гасырда ук нигез салынган дип фаразлыйлар. Калатау XII гасыр азагы – XIII гасыр башында яшәүдән туктаган булырга тиеш, дигән юрама бар. Аны тау итәгендә табылган кабер ташындагы язуга карап гоманлыйлар. Ул ташта 1226 елда Хәлим улы Хәсән Билук күмелгәне билгеле. Нәкъ шул чорда монголлар беренче яу белән чыкканнар. Калатауны җимергәннәрме, әллә кала халкы яу килгәнне күреп ташлап киткәнме – анысы әлегә тарих сере.

Авылның тарихына килсәк, Түбән Чаллы авылына 230 (хиҗри ел белән) 840 (милади ел исәбе) елларда Чаллы дигән кеше килеп утырган. Авыл да имеш, шул исем белән аталып киткән. Ул чорларда авыллар кеше исеме белән йөртелгән. Чаллы үзе Туксыбай улы. Димәк, безнең авыл Туксыбай улы Чаллы исемен йөртә. Бу байлар безнеңчә 810 елларда Шәһри Болгарда Хәким хан заманында гыйлемлек алган кешеләр дип йөртелә.

1742 елда Түбән Чаллы авылының көнчыгыш ягына Борис Гансалов дигән бояр гаиләсе килеп урнаша. Бу боярның җире, урман-кырлары, күлләре, бакча-йортлары, тегермәне һәм башка күп каралтылары бик зур мәйданны алып торган. Аның җиренә барып кергәннәрне каравылчылары сорап та тормый ата торган булганнар. Дәүли һәм Бану дигән кешеләрне чыбык-чабык җыйганда атып үтергәннәр. Авыл халкы шушы боярга ялланып көн күргән. 1917 елда бу боярның бар утарын туздырып бетергәннәр.

 

Авылда ул елларда укый-яза белүче бик аз булган. Кул кую урынына тамга гына куйганнар. Һәркемнең үз тамгасы булган. Соңга таба биш тәрәзәле мәдрәсә салынган, ул Әкмәл мулла карамагында булган. Мулла бераз гына укый-яза белүче бер мөгаллим тоткан, гарәпчә һәм татарча укыткан. Шул мәдрәсә янында агачтан эшләнгән мәчет тә булган. 1903 елның кышында мулла һәм хезмәтче малае күгәрчен ауларга кергән җирләреннән ут төшереп калдырып, мәчет янып бетә. Әкмәл мулланың ирдән кайткан кызы Дөрлекәй безнең авылда озак еллар яши әле.

Түбән Чаллы авылында беренче кешеләр утырган вакытта картлар әйтүе буенча Зәй буе урман-агачлык, күл-әрәмәлек, таллык белән чорналып алынган. Авыл тирә-ягында – исемнәре тарихка кереп калган Борис Гансалов урманнары, Чабак, Каравыл тавы, Әтәч елгасы, Калатау, Хәмзә урманы, Яңа юл, Тау башы, Бакыр базы, Кирәмәт чокыры.... Шәйхи бабай әйтүенчә, Кирәмәт түгел, Кире Әхмәт булган диелә. Бу Кирәмәт басуында чөгендер эшкәрткән чаклар булды.

Ял иткәндә әниләр балаларын йоклатмаска тырыша иде. Чөнки бу җирләрдә йоклап уянсаң тиле яки авыру булып уянасың дигән сүзләр йөрде. Шәйхи бабай сөйләвенчә, авылдан ерак түгел, Шәһри Болгар вакытында Аксак Тимер дә гаскәр белән килеп Бирәш хан белән сугышкан.

1893 елларда мәчеттә Хәбир дигән кеше азанчы булып тора. 1919 еллар шаукымы булган сәнәкчеләр фетнәсе безнең авылны да читләтеп үтми. Кышның салкын бер көнендә Зәй ягыннан авыл саен җыелып, кайсы сәнәк, кайсы куян мылтыгы тотып, өчәр кеше ат җигелгән чанага утырып, сәнәкчеләр кичкә авылга керәләр. Башы безнең авылда булса, койрыгы Пальчиково авылына җитә.

Кызыл Чапчак белән безнең авыл арасында «Изгеләр каберлеге» дип аталган урын бар. Авыл халкы элек-электән бу урынга хөрмәт белән карый. Имеш, монда кайчандыр Төркиядән килгән Габдулла Хуҗа, Хуҗа Әскәр, Шәех Мөхәммәтшин үтереләләр. Кайчандыр авылдан ерак түгел яшелчә бакчасы да булган. Анда карбыз-кавыннар үстергәннәр. Ул бакча әле дә исән, алмагачлары да. Анда Вәсил белән Гүзәлия умарталары. Алар бик тырышлар, елдан-ел мул уңышлары белән авыл халкын сөендереп торалар. Берничә ел элек күперне чыгып аз гына киткәч, дүрт-биш чишмә ага иде. Көтүчеләр, маллар, җиләктән кайтучылар сусавын баскан бу чишмәләрнең хәзер эзләре дә юк. Су буен таллар баскан. Башлангыч класста укыганда укытучыбыз Мәүлидә апа белән табигатькә экскурсиягә чыккач, бик матур булып чәчәк атып утырган сирень куакларын күреп, кочак-кочак чәчәк җыйганыбызны хәтерлим әле.

Пальчиково ягыннан килгән урыс балалары (алар да экскурсиягә килгән иде) безнең бу гамәлебезне хупламады. Әй, уңайсызланган идек шул чакта!

Авылым турында язганда урамнарына иманлы нур сибелеп торучы мәчет турында язып китми һич ярамас. Мөхәммәтдин абый Гыймранов – гап-гади авыл кешесе, Түбән Чаллыны мәчетле итте. Аның күккә ашкан мәһабәт манарасына, аена һәркем соклана. Ләкин аның нинди юллар белән төзелгәнен күпләр белмидер әле. Тагын халык арасында йөргән сүзләргә колак салсак, бер мосафир авылыбыз яныннан үтеп баршлый, татар авылында мәчет булмауга бик сәерсенгән, имеш. Изгелек кылу өчен мөкиббән киткән Мөхәммәтдин абый башта зират йортын зурайтып салырга ниятли. Халык белән сөйләшеп, киңәшләшәләр, һәркем кулыннан килгәнчә булыша. Кассага 700 сум акча җыела. Балта осталарын да табалар, бәясен 1500 сум итеп килешәләр. Тик осталар өстәмә түләү итеп, зират печәнен үзләренә чабып алырга рөхсәт сорыйлар. Менә монысы көймәне комга тери. Чөнки печән урыны дини йолаларны үтәүчеләргә бүлеп бирелгән була. Ялгыз апаларга да өлеш чыгарыла ул печәннән.

Осталар авыл халкының печән бирмәве белән килешми, китеп бара. Мөхәммәтдин абыйның билгеле, кәефе кырыла. Күп уйлый торгач, башына бер уй килә: урамның иң биек урынына мәчет бинасы төзеп куярга! Янәшә-тирә авылларда мәчетләр торгызыла башлады. Без кемнән ким? Бу фикерне авыл советы җитәкчесе И. Гыйлаҗевкә дә җиткерә. Ул каршы килми, мөһере белән раслап, белешмә кәгазе бирә. Махсус комиссия төзелә, акчага исәп-хисап ясар өчен кассир билгеләнә. Авыл кешеләре тагын, кем күпме бирә ала, акча җыя. Билгеле, кемдер тиенен дә кызгана, кемдер сөенә-сөенә күпме булдыра ала – өлеш чыгара.

Сәүбән Әхмәтов ул еллар өчен зур сумма – 500 сум акчасын бирә. Төзелеш материаллары сорап «Кызыл юл» урман хуҗалыгы башлыгы Вахитов янына ничә мәртәбәләр барырга туры килгәнен белсәләр иде! Ерактан кунакка кайткан авылдашыбыз Гаяз Әхтәмов мәчет өчен 50 сум биреп, Мөхәммәтдин аганың үзенә шундый изге эшләр башкарганы өчен «Аллаһ» дип язылган алтын йөзек бүләк итә. Уфага имам-хатыйб Тәлгать Таҗетдин янына да ике мәртәбә бара Мөхәммәтдин абый Гыймранов. Ул да Аллаһ ризалыгы өчен 3000 сум (бу бик зур сумма!) акча бирә, әле шоферы Мөхәммәтдин аганы аэропрортка илтеп тә куя. Күчтәнәч итеп, «Гыйбадәте Исламия» китабы белән изге Коръән дә өстәп бирә.

Җыелган 600-700 сум белән шундый зур эш башлауга күпләр гаҗәпләнә. 75 яшьлек авыл агае: «Мин моңа Аллаһка, халкыма ышанып тотындым» – ди. Менә шулай, тыныч кына яшәп, үзеннән соң авылдашларына искә алып сөйләрлек бик зур эш калдырды ул. Аңардан соң мулла вазыйфасын Сабирҗан абый Исмәгыйлев үтәде, хәзер авылыбызда бу эшне Нәсим Корбанов башкара.

Мәчет зурайтылганда, аш бүлмәсен дә иркенәйттеләр. Анда дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләр үткәрелә. Мәчетебезнең ишеге һәрчак ачык. Билгеле, бер язмада гына авылыбыз, аның данлы кешеләре турында сөйләп чыгу мөмкин түгел. Соңгы елларда авылда яңа йортлар төзелә, авыл үсә, яңара. Берничә ел кайтмый торсаң, матурлыгына сокланып «Минем авылыммы бу!» – дип гаҗәпләнеп, горурланып карап торасың. Элекке чүп өемнәре урынында берсеннән-берсе күркәм йортлар, ишегаллары чәчкә-гөлләр белән тулган. Авылымда эш сөйгән, уңган-булган халык яши.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: