Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Туберкулез терлекләрдә дә була

Бу яман чир шәхси һәм гомуми хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрдә очрый. Илебездә туберкулез йоккан йөзләрчә-меңнәрчә баш терлек ит комбинатларына озатыла, икътисади яктан зур зыян килә. Лщкин иж куркынычы шул, терлекләрдән туберулез кешеләргә дә йога ала. Туберкулезга каршы көрәшү өчен бик күп чаралар үткәрергә кирәк. Авыру килеп чыккан очракта, терлек биналарын,...

Бу яман чир шәхси һәм гомуми хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрдә очрый. Илебездә туберкулез йоккан йөзләрчә-меңнәрчә баш терлек ит комбинатларына озатыла, икътисади яктан зур зыян килә. Лщкин иж куркынычы шул, терлекләрдән туберулез кешеләргә дә йога ала.
Туберкулезга каршы көрәшү өчен бик күп чаралар үткәрергә кирәк. Авыру килеп чыккан очракта, терлек биналарын, аларның тирә-ягын чистарту сорала. Тиресне, кичекмәстән җыеп, махсус урынга түгәргә (ул биналардан, ким дигәндә, 500 метр читтәрәк буртларга өелеп куела). Биналар, җиһазлар тиешле дезинфекция эретмәсе белән эшкәртелергә, агартылырга, буялырга; тимер конструкцияләр термик эшкәртү узарга; керү-чыгу юлларында, хәтта ындыр табакларында, машина-трактор паркларында, маллар һәм техника йөри торган урыннарда дезоматлы барьерлар урнаштырылырга тиеш. Кардаларда җирнең өске катламын, шулай ук, махсус урыннарга түгәргә кирәк, анда известь катламы кертү мәҗбүри. Туберкулез чыккан хуҗалыкларга карантин салына.
Әйткәнемчә, туберкулезның хайваннардан кешеләргә күчү куркынычы да бар. Шуңа күрә, аларга да медицина тикшерүе узу мөһим. Чирле сыер сөте кайнатылырга, ә ите термик эшкәртү узарга тиеш. Авыру терлекләр тирәсендә йөргән кешеләр флюорография узарга тиеш.
Урыннарда дәүләт ветеринария хезмәткәрләре язын һәм көзен туберкулин белән диагностик чаралар үткәрәләр. Авыру шиге булган маллар башкалардан аерым ябыла, 7-10 көннән соң кабат тикшерелә. Авырулары расланса, махсус урыннарда контроль-диагностик сую үткәрелеп, эчке органнары лабораториядә тикшерелә.
Түбән Камада 2013 елда гомуми 23054 баш терлек тикшерелгән, шуларның 20553е гомуми хуҗалыкларда, 2501е шәхси хуҗалыкларда. 30 баш терлектә туберкулез табылган. Кабат тикшерүләрдән соң авырулары раслангач, 15 баш терлек суелган.
Мал асраучы гражданнар һәм хуҗалык җитәкчеләре, ел саен үткәрелә торган ветеринар-диагностик чараларга җитди карагыз. Ветеринария белгечләре һәм район җитәкчеләре биргән күрсәтмәләрне җиренә җиткереп үтәп барсагыз, безнең районда туберкулез булмас. Арзан бәясенә кызыгып, белмәгән чит җирләрдән маллар сатып алмагыз, борынгылар: "Саран икеләтә түләр" дип әйткәннәр бит. Сак булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев