Түбән Кама районындагы авылның 100 еллыгын билгеләп үттеләр һәм мемориал ачтылар
Бәйрәмдә авыл халкына намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары тапшырылды.
Түбән Кама районында Югары Ключ авылының йөз еллык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары узды.
Сугыш кырларында һәлак булган һәм Бөек Ватан сугышыннан туган якларына әйләнеп кайткан якташлар хөрмәтенә яңа мемориал ачылу тантананың төп вакыйгасы булды.
Бәйрәмдә авыл халкына намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары тапшырылды, җирле иҗат коллективлары чыгыш ясады һәм традицион халык уеннары оештырылды. Чараның барлык кунаклары өчен чәй һәм пылау белән бәйрәм өстәле әзерләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев