Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районында җирне туңга сөрү эшләре дәвам итә

Түбән Кама районында урып-җыю һәм көзге чәчүдән тыш, туңга сөрү эшләре дәвам итә.

Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы эш нәтиҗәләре буенча «Орсис-Агро» механизаторлары туңга сөрү буенча лидер булган. Беренче урында – Денис Герасимов, ул 839 га җир сукалаган. Икенче урында – Александр Карягин (744 га), өченче урында – Александр Тимшин (660 га).

«Быел без 30867 га мәйданны туңга сөрергә планлаштырабыз, бүгенгә көндә эш 18000 га мәйданда башкарылды!» – дип яза үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев