Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Авыл сулышы

Түбән Кама районында «яшел урак»ка әзерлекне тикшерделәр

Тикшерү йомгаклары буенча комиссия Түбән Кама районы аграрийларының әзерлеген уңай бәяләде.

Түбән Кама районында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре ведомство буйсынуындагы оешмалар белән бергә хуҗалыкларның азык җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сөйләвенчә, быел терлек азыгы әзерләүдә 8 азык җыю комбайны, 47 трактор чапкычы һәм 35 пресс-подборщик катнашачак. Яшел массаны ташу өчен 100 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы әзерләнгән.

Тикшерү йомгаклары буенча комиссия Түбән Кама районы аграрийларының әзерлеген уңай бәяләде.

«Эшчеләребезгә уңай һава торышы, июнь башында башланган «яшел урак»та уңышлар телибез», — диде Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев