Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районы авылларында Яңа елга әзерлек эшләре бара

Районыбыз авыллары мәдәният йортларында иң яратып һәм көтеп алган бу бәйрәмгә ныклы әзерлек эшләре бара.

Түбән Уратма Мәдәният йорты фойесында килгән кунакларны бик матур фотозона каршы ала, тәрәзәләрдә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә.

Иске Чишмә мәдәният йортында «Яңа ел кар бөртекләре» исемле осталык дәресләре узды. Дәрестә ясалган зур кәгазь кар бөртекләре бик матур булды, өстәвенә аларны ясау да бик җиңел! 

Зур Афанас авылы мәдәният йортында да кызу эш кайный: килгән кунакларны каршы алырга чыршы бизәлә, алып баручылар бәйрәм репетициясе ясый. 

Кызыл Чапчак мәдәният йортында «Кышкы бизәкләр» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар актив катнашты. 

Сухрау авылы мәдәният йортындагы бәйрәм чарасына килүчеләрне боздан ясалган матур сыннар каршы алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев