Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладылар

Быел кыр эшләрендә районның биш эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 65тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан.

Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте.

Быел кыр эшләрендә районның биш эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 65тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан. Язгы кыр эшләренә 184 авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителгән. Район буенча язгы культуралар 31900 гектар мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган язгы чәчүнең 100 проценты. 

Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында терлекләргә кышка азык әзерләүне уңышлы башкару бурычы тора. Терлек азыгы әзерләүдә 9 комбайн, 47 печән чапкыч трактор, 35 пресслаучы агрегат катнаша. 100 дән артык техника яшел масса һәм азык ташу белән шөгыльләнәчәк.

«Бүгенге көндә печән һәм сенаж өчен 3500 гектар күпьеллык үлән чабылган, 6350 тонна печән һәм 6 мең тонна сенаж әзерләнгән», — диде Альфред Нигъмәтҗанов үз чыгышында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев