Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Тәмле» әңгәмә узды

Олы Аты авылы клубында хатын-кызлар өчен «Ак түти» аралашу клубы эшли башлады. Китапханәчебез Лидия Марсовна әйтүенчә, монда хатын-кызларны кызыксындырган темаларга, мәсәлән, «Файдалы киңәшләр», «Кул осталары белән аралашу», «Пешекчеләр белән очрашу» һ.б. темаларга әңгәмәләр узачак. Шулай ук авылдагы гореф-гадәтләр турында сөйләшәчәкләр.

1 февральдә клубның беренче утырышы узды. Сүз сыер асрауның серләре, сөттән ясалган ризыклар төрләре турында барды. Сыер сөтеннән оеткан катык турында Илсөяр Шипшова һәм Галина Емельянова бик тәмле итеп сөйләделәр. Лидия Юмаева эремчек ясау серләре белән бүлеште. Чыннан да, алар ясаган катыкны да, эремчекне дә ашаганым бар – телеңне йотарлык була!
Олы Атыда сыер асраучылар күп түгел: Василий Емельянов, Константин Юмаев, Игорь Шипшов, Михаил Пипинеев, Светлана Буланова, Клавдия Буланова, Ирина Куркина,  Галина Кондратьева, Валерий Сармаев. Авыл халкы алардан сөт, эремчек, май, катык сатып ала. Хәзерге вакытта сыер тотучыларга җиңел түгел. Җәйләрен көтү чыкмагач, сыерларны арканларга туры килә. Ашату да кыйммәткә төшә. Әмма авылдашларыбыз тырышалар, асраудан туктамыйлар. Аларга исәнлек-саулык теләп, рәхмәт әйтәсе килә.
Аралашу клубы эше ак түтиләр пешергән тәбикмәк, карлыган пирогларын каймак белән кабып чәй эчү белән тәмамланды. Киләсе аралашу киче февраль урталарында була. Килегез, көтеп калабыз.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Фотоларда: «Ак түтиләр» клубы утырышы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев