Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Тикшерәләр, ә нәтиҗә юк

Зур Афанас авылы кешеләре үз фатирларында туңалар.

Сүбәләк урамындагы биш катлы йортта батареяләр җылымса гына. Наталья Гарусина һәм гаиләсенең тагын дүрт әгъзасы радиаторны кабызмыйча  тора алмыйлар. Йокларга ятканда ике кат юрган ябыналар. Идәннәр – боз кебек, аяклар тиз туңа. Мәсьәлә суыкларга кадәр хәл ител-мәсә, хатын бу шартларда яшәп булмас, дип курка.
– «Водоканал»дан белгечләр килделәр, коммуналчылар килде, әмма нәтиҗә юк әле. Карап йөриләр, ләкин беркем берни эшләми, берни үзгәрми, – дип зарлана Наталья.
82 яшьлек Миңсылу Минабетдинова бер бүлмәле фатирына җылылык өчен 1220 сум түли. Сантехник килгәч, батарея бераз җылына, әмма ике сәгатьтән кабат суына.
– Өйдә киез итек киеп йөрим. Аягым аз гына туңса, көзән җыера башлый: тора да, баса да алмыйм, – ди Миңсылу
әби.
Температура режимы бер фатирда да нормага туры килми, термометр күрсәткече дә +15-17 градустан артмый. Кемдер өен җылыту өчен электр әйләндерә, кемдер газын сүндерми. Торак идарәче компаниясендә «Водоканал» белән берлектә мәсьәләне хәл итү юлларын эзләүләрен хәбәр иттеләр. Бу хәлләрнең сәбәпләрен аңлата алмадылар, шулай да җитешсезлекләр не якын арада бетерергә вәгъдә бирделәр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев