Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Тиешенчә хезмәт хакы түләсәң, сыер савучы да, механизатор да булыр

Бүгенге көндә безнең муниципаль районның агропромышленность комплексында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 16 мең 800 сум тәшкил итә икән. Моннан тыш, бу елдан башлап, яшь белгечләргә һәм югары уку йортын тәмамлап кайтучыларга бюджеттан бер мәртәбә 200 мең сум акча биреләчәк. Шулай ук, бу тармакның иң яхшы белгечләренә 100әр мең сум...

Бүгенге көндә безнең муниципаль районның агропромышленность комплексында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 16 мең 800 сум тәшкил итә икән. Моннан тыш, бу елдан башлап, яшь белгечләргә һәм югары уку йортын тәмамлап кайтучыларга бюджеттан бер мәртәбә 200 мең сум акча биреләчәк. Шулай ук, бу тармакның иң яхшы белгечләренә 100әр мең сум күләмендә грантлар бирү дә каралган.
2015 елгы эш йомгакларына багышлап, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлык-лары катнашында уздырылган киңәшмәдә әнә шундый саннар яңгырады.
«Кеше эшли икән, яхшы хезмәт хакы да ала, - дип үз фикерен кистереп әйтте «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов. - Әмма авылдагыларның күпчелеге эшләргә теләми һәм без аларга тора салып акча түли алмыйбыз». Аны «Бәхетле-Агро» вәкилләре дә хуплап, промышленность предприятиеләре урнашкан шәһәр якын булганлыктан, барысының да шунда ашкынуы, беркемнең дә сыер савучы яки механизатор булып авыл җирендә эшлисе килмәве хакында ачынып сөйләделәр. Шул сәбәпле кадрларга кытлык кичерә торган «Бәхетле-Агро» үз производствосын киңәйтү мөмкинлегеннән дә мәхрүм икән.
Аларга җавап йөзеннән, министр урынбасары И.Габдрахманов хезмәт хакын 25 мең сумга җиткергәндә һәм аннан да күбрәк түләгән очракта, кешеләрдә авыл хуҗалыгында эшләү теләге уяначагын ассызыклады. 16 мең 800 сум акчага агропромышленность комплексында яхшы белгечләр эшләтү турында сүз кузгатып булмавын искәртеп, мөмкинлекләр эзләгәндә, резерв табылачагын да әйтте министр урынбасары. Шуның белән беррәттән, ел саен авыл хуҗалыгы үсешен 10-15 процентка арттыру мөһимлеге хакында да сөйләде. Моңа кадәр чит илләрдән кертелә торган продуктларны, гәрчә үзкыйммәте югары булса да, акрынлап, үз илебездә җитештерүгә керешелә. Авыл хуҗалыгы тармагы бер урында таптанмасын өчен моның зур әһәмияткә ия икәнен дә телгә алып үтте И.Габдрахманов.
Бу уңайдан, безнең район эшчәннәренең хезмәт нәтиҗәләре әйбәт: узган ел авыл хуҗалыгының тулай продукт күләме 3288 миллион сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда бу 111 процент булган. Кергән акча -
2849 миллион сум (114 процент). Районның аграр секторында барлыгы 5 зур хуҗалык һәм 80 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Соңгыларының 26сы югары технологик җайланмалар көйләнгән гаилә фермалары булып, балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм халыкны үзләрендә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәләр. Аларда яңа технологияләр кертелә, кырларда һәм фермаларда энергияне янга калдыруга юнәлтелгән техника эшли. Соңгы ике елда 28 трактор, бөртеклеләрне җыеп суктыра торган 11 комбайн, 6 чәчү комплексы һәм 20дән артыграк автомашина кайтартылган. Узган ел, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техника паркын ныгыту өчен, 128 миллион сумлык техника сатып алынган. Район күләмендә җитештерелгән тулай продукциянең 22 проценты фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Алар 2015 елда 2459 тонна сөт, 666 тонна ит җитештергәннәр. Аеруча, фермерлар В.Аппаков, Ирек һәм Әсхәт Әхмәтвәлиевләр, Ә.Һадиуллин, Л.Җиһаншина, М.Афзалов, Р.Вәлиуллин бу юнәлештә уңышлы эшлиләр икән.
Аерым хуҗалыкларга бирелә торган ташламалар да аграр комплексны үстерүгә үз өлешен кертә. Дәүләткүләм «Агропромышленность комплексы үсеше» проекты тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып, районыбыз авыллары кешеләренә гомуми бәясе 395 235 миллион сумлык 1740 кредит бирелгән. Район буенча алганда, бу һәр йөз йортка уртача 25,8 кредит бирелгән дигән сүз.
Киңәшмә барышында авыл эшчәннәренең беренчел бурычлары мөгезле эре терлекнең (ел башына 13 785 булган), шул исәптән савым сыерларның баш санын саклап калу икәнлегенә басым ясалды. Икенчел бурыч - сөт савып алуны һәм, шулай ук, терлекчелек продукты җитештерүне 5 процентка арттыру. Кыр эшчәннәре алдында - көнбагыш, кукуруз, рапс һәм соя культураларын игүгә кагылышлы программаны тормышка ашыру бурычы тора.
Боларның барысы да терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләүче авыл кешеләренең намуслы хезмәтенә бәйле. Әлбәттә, коры вәгъдәләр белән гади җир кешесен еллар дәвамында хәйләләп эшләтергә була. Әмма халык сарык түгел, ул балдай татлы сүз ияләренең һәм үзенең тормыш дәрәҗәсен аерырлык кына хәлдә әле... Бүгенге көндә тормыш дәрәҗәсе дигәне кешенең үз хезмәте өчен ала торган акчада ачык чагыла бит. Шуңа күрә дә, министр урынбасары әйтмешли, «надо поднимать зарплату - идеями народ сыт не будет». Димәк, тармак җитәкчесе икәнсең, корылыкка һәм һава торышына гына сылтамыйча, заманча технологияләр кулланып, авыл хуҗалыгын күтәрергә тиешсең. Дөрес сүзләр, ләкин, нигәдер, койрыгын алса - томшыгы, томшыгын алса койрыгы түбә сумаласына ябышучы саесканны хәтерләтә боларның барысы да.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев