Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Тиенне дә юкка сарыф итмибез»

Үзара салым турында ишетмәгән, белмәгән, аны «татып» карамаган кеше юктыр. Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы республикада берничә ел эшләп килә. Безнең Югары Чаллы авылы да бу эштән читтә калмады. Үзара салым күләме, аның нинди максатларга тотылачагы да халык белән бергәләп хәл ителде. Билгеле булганча, үзара салым акчасын җыйнау, халык белән эшләү җирле үзидарәләргә тапшырылган.

– Без, халык акчасының бер тиенен дә юкка сарыф итмәскә, мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга тырышабыз, – ди Кызыл Чапчак авылы җирле үзидарә рәисе Бәгъдәнур Вадүт улы.
Әлбәттә, үзара салым халыкны җимерелгәнне күрергә, яңартылганны сакларга, үзендә хуҗалыкчыл сыйфатлары тәр-бияләргә өйрәтә. Халкының, авыл тормышына битараф булмыйча, үзеннән өлеш кертүе бик матур хәл. Әлеге күркәм гамәлне күбесе Аллаһ ризалыгын өмет итеп башкара. Шөкер, бергәләп башкарган эшләребез күз алдында.
Үзара салым исәбеннән 2016 елда зират койма белән әйләндереп алынды. 2017 елда Муса Җәлил урамының югары һәм түбән очларына ташлы балчык
һәм вак таш салынды. Бу бигрәк тә югары очлар өчен бик әйбәт булды. Чөнки язгы һәм көзге пычракларда югары очка машина белән керү мөмкин түгел иде.
Җәйге эссе көннәрдә, авылда бакчаларыбызга су сибәбез. Мондый вакытларда су бетү очраклары күзәтелә иде, халыкның суга тилмереп утырган чаклары да булгалады. Халык көче белән бу да хәл ителде дип сөенәбез. 2019 елда су башнясы урнаштырылды.
Каенлык паркында балалар мәйданчыгы булачак урынга тимер скамейкалар куелды һәм брусчаткадан юл салынды. Алга таба балалар рәхәтләнеп уйнардай атынгычлар да булыр дип өметләнәбез.
Чыннан да, үзара салымның тормышларны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Барлык җиргә дә асфальт ук булмаса да, таш җәелде. 2018 елда Яшьләр, Парк урамнары каралды. Совет һәм Тукай урамы тоташкан тыкрыкка вак таш ташылып тигезләтеп куелды.
Ә быел исә Муса Җәлил урамының түбән очына, төгәлрәк әйткәндә, безнең урамга, 200 метр асфальт юл салынды. Шулай ук мәчет белән Җәлил урамнарын тоташтыручы тыкрыкка да асфальт юл салынды. Без моңа бик сөендек. Авыл халкына һәм бигрәк тә Бәгъдәнур Вәдүт улына чиксез рәхмәт! Әлбәттә, бу эшләрне оештырып башлап йөрү, җиренә җиткереп башкарып чыгу аннан зур көч таләп итә. Эшләгән эшләрегездән Аллаһ разый булсын. Сау-сәламәт булып бергәләп яшик, матур эшләр эшлик.

Изалия Хәйруллина,
пенсиядәге укытучы

автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев