Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Терлекчелектә эшләр ничек

Терлекчеләр, ел дәвамында һава шартларының нинди булуына карамастан, халкыбыз табынында яңа сауган сөт урын алсын өчен тырышалар. Район буенча бүгенге көндә һәр сыердан уртача 14,5кг. сөт савып алына. Бу күрсәткеч «Прикамский»да - 15,4 кг, «Кармалы» агрофирмасында - 14,8 кг, «Нефтехимагропром»да - 14,7 кг, ә «Бәхетле-Агро»да - 14,1 кг. Шулай ук,...

Терлекчеләр, ел дәвамында һава шартларының нинди булуына карамастан, халкыбыз табынында яңа сауган сөт урын алсын өчен тырышалар.
Район буенча бүгенге көндә һәр сыердан уртача 14,5кг. сөт савып алына. Бу күрсәткеч «Прикамский»да - 15,4 кг, «Кармалы» агрофирмасында - 14,8 кг, «Нефтехимагропром»да - 14,7 кг, ә «Бәхетле-Агро»да - 14,1 кг. Шулай ук, крестьян-фермер хуҗалыклары да уңышлы эшләп киләләр.
«Нефтехимагропром», «Бәхетле-Агро» һәм «Прикамский» хуҗалыкларында һәр сыердан ел дәвамында савылачак сөт күләме биш мең килограммны узып китәр дигән өмет бар. «Кармалы» терлекчеләре дә соңгы вакытта эш күрсәткечләрен арттыру өстендә эшлиләр.
Хуҗалыкларда җәйге чорның соңгы ае бара. Сентябрь аенда кышкы абзарларны көйләп, хайваннарны ярым кышлатуга күчерү зарур. Шулай эшләгәндә генә терлекләрнең продуктлылыгын саклап калып була.
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ,
Түбән Кама авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев