Туган як

Терлекчелектә дә җаваплы чор

Районыбыз авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәр сыердан уртача көнлек савым 14,7 килограмм тәшкил итә. Бу күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 100 граммга артыграк. Район, сөт саву буенча, республикада беренче унлыкта тора. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, җәй башы терлекчелек һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы өчен никадәр...

Районыбыз авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәр сыердан уртача көнлек савым 14,7 килограмм тәшкил итә. Бу күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 100 граммга артыграк. Район, сөт саву буенча, республикада беренче унлыкта тора.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, җәй башы терлекчелек һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы өчен никадәр генә кырыс булмасын, хәзер инде кризис үткән. Чыннан да, соңгы бер-ике атна эчендә яуган яңгырлар нәтиҗәсендә, үсемлекләр яшәреп үсеп китте, аларның сусыллыгы артты. Бу исә, терлекләрне витаминлы яшел азык белән тиешенчә тукландыру мөмкинлеге дә бирде. «Нефтехимагропром», «Химокам-Агро» җәмгыятьләре әлеге җаваплы чорда аеруча тырышлык күрсәтәләр, район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны бирмиләр. Сыерлардан сөт саву узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югары булуда, кыен шартларда да күрсәткечләрне киметмичә саклап калуда районыбыз крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше дә зур, әлбәттә.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек биналарын кышкы чорга әзерләү эшләре дә төгәлләнеп килә. Хәзер төп максат - кышлатуга күчкәч тә, сөтнең күләмен киметмәү. Ә моның өчен районда терлек азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда һәр терлеккә уртача 15,7 центнер азык берәмлеге тупланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: