Туган як

Теләгең булса, мөмкинлек бирелә

Шушы көннәрдә, Зур Афанас авылында Түбән Кама районы фермерлары очрашып, узган елга нәтиҗә ясадылар, агымдагы елга планнар билгеләделәр, шулай ук үзләрен борчыган сорауларын да җиткерделәр. Фикер алышуда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, «Россельхозбанк» банкы вәкиле һ.б. катнаштылар.

Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, хәзерге вакытта районда 80нән артык крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә, шуларның 43се – мал асраучы гаиләләр (шәхси хуҗалыклар). Шәхси хуҗалык тотарга теләүче гаиләләрнең елдан-ел артуы куандыра гына, билгеле. Алар арасында сөт, ит җитештерүчеләр генә түгел, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр күп. Әйтик, узган ел районда 10 мең гектар җирдә бөртекле культуралар чәчелгән. Бу бик яхшы күрсәткеч.
Фермерларның эшен ярминкәләр дә күрсәтеп тора. Шәһәребезнең өч урында эшләүче ярминкәләрдә көздән алып ел ахырына кадәр 165 миллион сумлык продукция – ит, сөт, сөт продукциясе, бал, балык, яшелчә сатылган. «Комета»да шулай ук Татарстанның башка районнарыннан да килеп сәүдә итәләр.
– Элек колхозларга ярдәмгә студентларны, мәктәптә укучы балаларны чыгарсалар, хәзер барысы да автоматлаштырылган. Машиналар ярдәме белән фермерлар утырталар, җыялар. Кооперативлар уңышларын сатып алып, аны ерак урнашкан авылларга да илтә, – ди Альфред Нигъмәтҗанов.
Гомумән, узган ел агросәнәгать комплек-сының кереме 3 миллиард сум тәшкил иткән. Әлбәттә, дәүләт ярдәм итмәсә, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Фермерларга булышлык йөзеннән, Россия һәм Татарстан төрле программалар тәкъдим итә: шәхси хуҗалык булдырырга телисеңме, савым сыерлары сатып алырга ниятлисеңме, авылда йорт салырга җыенасыңмы – барысына да ирешеп була.
Узган ел грант отучылар арасында дүртесе – үз эшләрен яңа башлап җибәрүче фермерлар, берсе – Зәйнуллиннар гаиләсе – 13 мең тавык сатып алмакчылар; «Агростартап» программасы буенча ике гаилә – үсемлекчелек, тагын берсе терлекчелек юнәлешендә хезмәт куярга ниятли. «Алан» кооперативы исә 30 миллион грантка лаек булган. Планнары зурдан: теплица, «Дубравушка» янында яшелчә саклау һәм эшкәртү базасы төзү, мал сую цехы булдыру.
Мини-фермалар оештырып, савым сыерлары сатып алырга теләүчеләр дә күп. Быел аларга 5 миллион сумнан артык акча күчереләчәк. Өстәвенә, сыер һәм азык сатып алуның бер өлешен шәһәр бюджеты каплаячак.
Май аенда исә Эко-агропарк үз ишекләрен ачып җибәрер дип көтелә. Анда яшелчә, ит, балык, бал һ.б. сатылачак. Урыннарны сайлап алырга мөмкинлек бар инде. Сүз уңаеннан, аерым урын зур күләмдә хәләл продукциягә биреләчәк.
Инде авыл җирендә калып, үз йортын булдырырга теләүчеләргә яки хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итәргә теләүчеләргә дә дәүләт андый мөмкинлек бирә.
Сөйләшү озак барды, сораулар да бирелде. Очрашу ахырында, 24 гыйнварда республика фермерлары съездына барачак вәкилләрне сайладылар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: