Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Техниканы карар чак

Арбаны кыштан хәстәрләп куй, дигәндәй, район хуҗалыкларында, җәйге эшләрдән соң, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланды. Беренче чиратта, урып-җыю техникасын юып, чистартып кышкы саклауга урнаштырдылар. Аларның торышын махсус комиссия тикшерде. Әнә шулай итеп, һәрберсенең үз чираты, дигәндәй, бер үк вакытта, чәчкечләрне һәм җир эшкәртү техникасын ремонтлау эшләре дә башланып китте. Гадәттә,...

Арбаны кыштан хәстәрләп куй, дигәндәй, район хуҗалыкларында, җәйге эшләрдән соң, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланды.
Беренче чиратта, урып-җыю техникасын юып, чистартып кышкы саклауга урнаштырдылар. Аларның торышын махсус комиссия тикшерде. Әнә шулай итеп, һәрберсенең үз чираты, дигәндәй, бер үк вакытта, чәчкечләрне һәм җир эшкәртү техникасын ремонтлау эшләре дә башланып китте.
Гадәттә, техниканы хуҗалыкларда сезонлы эшләр тәмамлангач ук ремонтлый башлыйлар да һәм төзекләндерү, көйләү эшләре ел әйләнәсе тукталып тормый. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләү планда каралганча бара. Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тәҗрибәле слесарларьдан торган 24 ремонт бригадасы оештырылган. Техниканы төзекләндерү, көйләү күп очракта җылытылган ябык биналарда башкарыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллинның әйтүенчә, райондагы төрле маркадагы (К-744, К-700А, К701, Т-150К, ДТ-75, Т-4, МТЗ-1221, МТЗ-80/82) 290 трактор бар. Шуларның 79ы яңалар яки төзек хәлдәгеләр икән. Бүгенге көндә теге яки бу урынын көйләргә, ремонтларга тиешле 211 тракторның 97се ремонтланган. Хәер, тракторлар сезонлы эшләрдә генә катнашып калмыйча, һәрчак хәрәкәттә, эштә булганлыктан, ватылганнарын, болай да, даими рәвештә ремонтлап торалар.
Барлык булган 107 чәчкечнең дә 73 проценты, култиваторларның (КПС-4, КПЭ-3,8, КТС-10 һ.б.) - 67 проценты, тешле тырмаларның (2000 данә) 75 проценты төзекләндерелгән инде. 2014 елның 1 апреленә кадәр барлык техника 100 проценты белән язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш. Механизаторлар алдына бүген шундый бурыч куелган.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең машина-трактор паркларындагы техника, нигездә, яңартылды. Заманча яңа агрегатлар һәм чит ил техникасы да кайтартылу, ремонтчылардан да шактый белем һәм тәҗрибә сорый. Шуңа да карамастан, районыбыз механизаторлары һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүчеләр әлегә кадәр, үзләре алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкаралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев