Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән процентлы ипотека бирәләр

Авылларны үстерү, яшәтү максатыннан, анда йорт җиткерер өчен озакламый ташламалы кредитлар бирелә башлый. Һәм бу проект март аеннан эшләп китәргә мөмкин.

Әлегә ташламалы ипотека бирү хокукына «Россельхозбанк» кына ия. Тора-бара бәлки башка банклар да бу программага кушылыр. Кредит ставкасы 0,1-3 процент тәшкил итә, түләү срогы 25 елдан артмаска тиеш. Түбән Кама районы өчен кредит күләме 3 миллион сум. Бу, йорт салырга шуның кадәр акча бирелергә мөмкин, дигән сүз. Һәм тагын бер җитди шарт – кредит алучы үзен иминиятләштерергә тиеш. Әлеге ташламалы ипотека программасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшли һәм 2020-2025 елларда гамәлдә булачак. Минемчә, бу бик яхшы яңалык. Хәтта үзе авылда яшәп, шәһәргә эшкә йөрсә дә, ул инде авыл кешесе була. Ялларын авылда уздырачак. Тик торасы килмәгәнгә, бакчада аз-маз булса да яшелчәсен утыртачак.
Әле бит шунысы бар; бу ташламалы ипотеканы алуда яшь буенча чикләүләр юк. Монысы – беренче. Икенчедән, моннан шәһәр кешеләре дә файдалана ала. Өченчедән, үз йортыңны төзисеңме, әзер йорт сатып аласыңмы – анысын кеше үзе хәл итә.
Әлегә бар банклар иң ким дигәндә 9 процент белән кредит биргәндә, иң күп дигәндә 3 процентлы гына ипотека алу бик яхшы. Һәр кешедә машина булуын да истә тотсак, эшкә йөрү проблемасы да булмаячак. Кешеләр кайтып, йортлар сала башласа, авылларга ямь керер. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары да яңадан гөрләп торыр дигән ышаныч бар. Хәзер инде һәр авылга газ кергән, күпләр суны да өйгә кадәр сузарга мөмкин. Электр җылыткычы көйләп куйдың да, ел әйләнәсе җылы судан өзелмисең. Ә квартплата дисезме? Авылда яшәүчеләрдән сораштырдым, шактый иркен өйләрдә кышын түләүләр биш меңнән артмый диделәр.
Әгәр кемнедер бу яңалык кызыксындырса һәм авылларда җир участогы, йорт сатып алырга яки төзергә теләге булган кеше банкка барып гариза яза һәм җыеп тапшырырга кирәкле документлар исемлеген ала.
Бу турыда авылдан килеп, шәһәрдә эшләүчеләр үзләре нинди фикердә икән? Шәңгәлче авылында яшәп, Түбән Камага эшкә йөрүче Алсу Әсхәдуллинага шушы сорауны бирдем. «Авылда яшәп, шәһәрдә эшләү минем үземә бик ошый. Без бит авыл балалары, тамырларыбыз шунда береккән. Без генә түгел, балалар да көн саен авылга кайту ягында. Шәһәрдә фатирыбыз булса да, һәр көнне кайтып йөрибез. Кар эрүгә, бакчада казына башлыйбыз. Шәһәрдәшләр бакчаларына сезон ачылып, автобус йөри башлаганны көткәндә, без инде шактый эшләр башкарырга өлгерәбез. Хәзер бит авыл өйләренә дә газы-суы кергән» – дип җавап бирде ул.
Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллинның да бу яңалыкка карашы уңай. «Бу түбән процентлы кредит бирү авылда калган һәм үз йортын булдырырга теләгән яшьләр өчен уңай яңалык. Сер түгел, хәзер яшь гаиләләргә тормыш башлап җибәрү бик авыр. Безнең Уратма авылыннан да шәһәргә йөреп эшләүчеләр шактый. Авыл шәһәрдән бик ерак түгел. Әйтик, Казан кебек зур шәһәрләрдә эшкә бару өчен сәгатьтән артык вакыт сарыф итүчеләр күп. Авылыбызда мәктәп, мәдәният йорты тулы куәтенә эшли. Теләүчеләр булса килсеннәр, авыл яшәргә тиеш» – диде авыл башлыгы.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев