Туган як

Түбән Каманың да үз «Рублевка»сы бар

Шәһәрдән якынча 15 километр ераклыкта урнашкан бер авыл бар. Быел кышның карлы-буранлы булуына карамастан, урамнары көрәлгән, ут баганаларының яктылыгы еракка тарала, төннәрен биредә көндездәгечә якты. Капка төпләре чиста, урам уртасында да чүп аунап ятмый. Кайсы авыл турында сөйли бу, дип кызыксынырсыз. Сүзем - елдан-ел зураеп һәм киңәеп килүче Шәңгәлче турында....

Шәһәрдән якынча 15 километр ераклыкта урнашкан бер авыл бар. Быел кышның карлы-буранлы булуына карамастан, урамнары көрәлгән, ут баганаларының яктылыгы еракка тарала, төннәрен биредә көндездәгечә якты. Капка төпләре чиста, урам уртасында да чүп аунап ятмый. Кайсы авыл турында сөйли бу, дип кызыксынырсыз. Сүзем - елдан-ел зураеп һәм киңәеп килүче Шәңгәлче турында.

Әлеге чисталыкның сере белән Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов уртаклашты.

- Шәңгәлче авыл җирлегенә кергән меңъеллык тарихы булган Шәңгәлче, Ташлык, Кушай, Сарсаз-Бли, Балчыклы, Келәтле, Ключ Труда авылларында барлыгы 2 меңгә якын кеше яши. Әмма шәһәрдән килеп-китеп торучылар белән бу сан 3,5 меңгә җитә. Биредә яшәүчеләр бик чиста һәм эш сөючән халык. Әмма шәһәрдән килеп-китеп йөрүче, ягъни биредә җәй көне генә торучылар арасында чүпләүчеләр җитәрлек. Тәртип бозулары өчен быел яңа төр җәза бирү юлын таптык. Участковый Рафикъ Шакиров белән бу җиде авылны әйләнеп чыктык. Чүп аунап яткан капка төпләрен фотога төшердек. Аннары бакча хуҗаларына күрсәттек. Бакчачыларның күбесе капка төбен чистартырга кирәк дигән үтенечебезгә колак салды. Сүзебезгә игътибар итмәгәннәргә исә 5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде, - ди Р.Сәлимов.

Шәңгәлче елдан-ел зурая. Бүгенге көндә авылның тугызъеллык мәктәбендә 54 бала укый. Укытучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр, югары белемле яшь белгечләрне биредә һәрвакыт кабул итәргә әзерләр. Казан химия-технология институты белән төзелгән килешү нигезендә, институт укытучылары да бирегә килеп балаларны укытачак. Бу - мәктәпне тәмамлаганнан соң укучылар институтка керә алсын өчен махсус эшләнеләчәк. Киләсе уку елында әлеге мәктәп урынына унберьеллык мәктәп-интернат ачарга планлаштыралар. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Чистай, Актаныш районнарыннан килгән балалар шул интернатта яшәп, укый алачак.

Биредәге нәниләр өчен дә бик яхшы шартлар тудырылган бакча эшли. Шәһәрдә баланы бакчага урнаштыру кыенрак булганлыктан, кайбер ата-аналар сабыйларын мондагы бакчага йөртәләр. Баласын тиз арада бакчага урнаштырырга теләүчеләр өчен, монда буш урыннар бар икән әле.

Мәскәү янындагы мәгълүм Рублевка поселогында зур җинаятьләр булган кебек үк, барлык уңайлыклары булган Шәңгәлче авыл җирлегендә дә җинаятьләр җитәрлек. Әйтик, ике ел элек Ташлык авылында бер исерек хатын, ирен көнләп, балта белән чабып үтергәне өчен, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Узган елны Кушайда 45 яшьлек берәү, бергә эчеп утырганнан соң, 50 яшьлек әшнәсенә җиде мәртәбә балта белән чапкан.

Көнчелек кайбер кешеләргә тыныч кына яшәргә ирек бирми икән. Ташландык бакчаларның берсеннән күптән түгел махсус краннар алып килеп тимер гараж урлаганнар. Балчыклыда өч мәртәбә хөкем ителгән 25 яшьлек адәм самовар чәлдереп, металл җыю пунктына илтеп тапшырган. Келәтледә берәү бертуган абыйсының умарталарын урлаган.

Бүген әле ярый, ә менә моннан биш-ун ел элек биредә урамга чыгарга да куркып торганнар, участковыйлар да гел алышынган. 2005 елда Рафикъ Шакиров бирегә килеп эшли башлагач кына тәртип урнашкан. Эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков белән очрашуга да сораулар белән килүче булмады. Бу - участок полицейскиенең эш нәтиҗәсе. Димәк, ул эшен һәрвакыт вакытында һәм җиренә җиткереп башкара дигән сүз. Җинаятьләрнең кимүенә китергән тагын бер фактор бар, ул да булса дин. Яшьләр арасында дингә тартылучылар арта бара. Мәчеткә һәм чиркәүгә йөрүчеләр күп икән.

- Бүгенге көндә мәчетебездә ике төркем кешеләр дин сабагын өйрәнә, - ди Р.Сәлимов.

Кыскасы, Шәңгәлче «Рублевка»дан бер дә калышмый. Биредә яшәүчеләр шәһәрдә эшли. Ә эштән кайткач, табигать кочагындагы барлык уңайлыклары булган йортларында ял итә. Ышанмасагыз, үзегез барып карый аласыз...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: