Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Ташлыкта - шигъри яз

Ташлык авылы мәдәният йортында «Теләк-ләрнең сезгә иң җылысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур бүләк булды. Ак ефәк итәкле,...

Ташлык авылы мәдәният йортында «Теләк-ләрнең сезгә иң җылысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур бүләк булды.
Ак ефәк итәкле, сәйләннәр белән чигелгән җете зәңгәр калфагын үзенә генә хас зәвык белән уң якка салган сәнгать җитәкчебез Фәнүсә Исмәгыйлева кичәне тәбрик сүзләре белән ачып җибәрде. Мәдәният йорты директоры Нурислам Исмәгыйлевнең кабатланмас аһәңле җыры яңгырады. Көчле алкышлар астында сәхнәгә җирле шагыйрә, композитор, күрше Тукай районының Биклән авылы кызы Рәзинә Сәетгәрәеваны дәштек. Ул иҗатын, тормыш юлын тирәнтенрәк күзаллау өчен тамашачыларга туган авылына атап язылган җыр клибын һәм тормыш юлы турындагы презентацияне тәкъдим итте. Очрашу җылы аралашу мохитендә узды, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды.
«Моң чишмәсе», «Күңел сандыгы», «100 бүләккә - 100 теләк», «Күңелем догалары», «Түз, йөрәгем, түз...» дигән биш китап авторы, үз җырларыннан «Сабыр итәм» һәм «Күңел күзе» дип исемләнгән ике диск чыгарган Рәзинә иҗат иткән җырлар - Венера Ганиева («Энҗе туй җыры», «Теләчем»), Резидә Шәрәфиева («Сабыр итәм»), Илнар Сәйфиев («Сагынып кайтам»), Әлфинә Әдһәмова («Күңел күзе»), Индива («Мине генә ярат»), Әлфинә Әдһәмова белән Индива дуэты («Кичер мине, балам») башкаруында яңгырый.
Кичә барышында өлкән буын җырчылары элекке матур җырлары, гармун тавышы белән әсир итте яшьләрне. Вәзир абый Дәүләтбаев гармун уйнап җырлаганда зал тын-тын калды. Нурия апа Сөләйманова һәм Гөлсинә Капаева башкаруындагы җырлар, өченче класс укучысы Рузилә Абдуллинаның - шәрыкъ биюе, биш яшьлек Сәмирә Тимербаеваның «Хәерле иртә» җыры да күңел кылларын тибрәтте.
Кичә азагында Рәзинә ханым «Бу очрашу әле соңгысы булмас, тагын да килермен, кунакчыл Ташлык авылына», дип үз рәхмәтен белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев