Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Тагын ике яңа ферма

Яңа ел алдыннан авыл җирлекләрендә гаилә фермалары ачу күркәм гадәткә әверелә башлады. Әле күптән түгел районда бер-бер артлы өч гаилә фермасы ачылган иде. 18 декабрьдә Болгар һәм Түбән Уратма авыл җирлекләрендә тагын ике гаилә фермасы ачылды. Болгар авылында яшәүче Ринат Даянов, 2012 елда крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары төзү буенча...

Яңа ел алдыннан авыл җирлекләрендә гаилә фермалары ачу күркәм гадәткә әверелә башлады. Әле күптән түгел районда бер-бер артлы өч гаилә фермасы ачылган иде. 18 декабрьдә Болгар һәм Түбән Уратма авыл җирлекләрендә тагын ике гаилә фермасы ачылды.
Болгар авылында яшәүче Ринат Даянов, 2012 елда крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары төзү буенча республика программасына катнашып, 12 баш сыерга исәпләнгән югары технологияле заманча ферма төзеткән. Дөрес, Ринат Гали улы әлегә кадәр дә терлекчелек белән шөгыльләнгән инде. Аның гаилә фермасында хәзерге вакытта 7 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6 сыер бар. Бу елның 11 аенда 13 центнер ит һәм 107 центнер сөт җитештергәннәр. Алар кош-корт та үрчетәләр икән әле. Хуҗалыктагы "ЮМЗ" һәм "ДТ" маркалы ике трактор һәм аларга кирәкле тагылма агрегатлар хуҗалык эшләрен күпкә җиңелләштерә. Ринат Даянов, алга таба терлекләрнең баш санын арттырырга һәм киләчәктә техника сатып алу буенча хөкүмәт программасына катнашырга ниятли.
Ә Түбән Уратма авылында яшәүче Шамил Әмирханов, шулай ук, республика программасына кушылып, 30 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзегән. Анда, нигездә, яшь терлекләрне симертү белән шөгәльләнәчәкләр. Алар әлегә кадәр дә терлекләр үрчеткәннәр. Хуҗалык эшләрен тиешле дәрәҗәдә оператив алып бару өчен фемер хуҗалыгында "Газель» йөк автомобиле һәм "Митсубиси" җиңел машинасы бар. Быел бу гаилә фермасында 185 центнер ит һәм 70 центнер сөт җитештереп сатылган. Шушы чорда Әмирхановлар хуҗалыгына 2 миллион 128 мең сум табыш кергән.
Гаилә фермаларын ачу тантаналарында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Лида Тартмина, авыл хужалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Мансур Шәрәфетдинов катнашты. Фермерларның һәр икесенә дә Татарстан авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев