Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сүздә генә түгел, эштә дә...

Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм, шулар нигезендә, гаилә фермалары булдыру, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруга ярдәм итте. Кыска гына вакыт эчендә бу юнәлештә республикада алдынгы урыннарның берсен били башладык. Моңа ничек ирешелде соң? Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВтан шул хакта белештек. - Альфред Галимович, соңгы ике...

Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм, шулар нигезендә, гаилә фермалары булдыру, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруга ярдәм итте. Кыска гына вакыт эчендә бу юнәлештә республикада алдынгы урыннарның берсен били башладык. Моңа ничек ирешелде соң? Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВтан шул хакта белештек.

- Альфред Галимович, соңгы ике елда агропромышленность комплексында күп үзгәрешләр булды. Моңа китергән сәбәпләрне әйтеп китә алмассызмы?
- Моннан бер дистә ел элек кенә фермаларда сыерларның сөте аз булуга зарлана идек. Сөт күрсәткечләренең иң түбәне 2000 елга туры килгән, ул чакта бер сыердан елга уртача нибары 2138 килограмм сөт савылган. Районда гына түгел, бөтен республика күләмендә терлекчелектә авыр хәл килеп туган еллар да булгалады. Шәхси хуҗалыкларда да, җәмәгать исәбендәге фермаларда да мөгезле эре терлекнең баш саны нык кимү күзәтелде. Шуның аркасында, ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре начарайды. Боларга табигый казалар - 2010 елдагы аномаль корылыкның тәэсире дә булмыйча калмады, әлбәттә. Кышлату чорына терлекләр өчен азык кытлыгын гына алыйк. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны күпләп кимү дә нәкъ шул елларга туры килә. Шуларның шаукымы буларак, 2011 елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 13182гә генә калды. Бу - барлык еллар белән чагыштырганда иң аз күрсәткеч. Бер начарның, бер яхшы ягы да була, диләр. Әлеге хәл авыл хуҗалыгы белгечләрен генә түгел, республика җитәкчеләрен дә ныклап уйланырга мәҗбүр итте. Әнә шул хәлдә, авылда крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерергә кирәк, дигән карарга килделәр.
- Агропромышленностьта хәзерге вакытта хуҗалык итүнең кече формаларыннан гаилә фермаларна зур игътибар бирелә башлады. Бу үзен аклыймы?
- Чыннан да, соңгы елларда авылда фермерлык хуҗалыклары ачу, булганнарын үстерү агропромышленность комплексының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүдә иң дөрес юнәлешләрнең берсе. Алар агропромышленность комплексын алга җибәреп кенә калмыйча, авыл кешеләренең социаль хәлен яхшыртуга да ярдәм итә. Әле моннан өч ел элек кенә районда егермеләп кенә крестьян-фермер хуҗалыгы булса, хәзер инде аларның саны 70тән артып китте. Алар карамагында 8мең гектардан артык чәчү җирләре бар. Бу райондагы барлык чәчү җирләрнең 12,4 проценты дигән сүз. Крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары төзелә башлады. Фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны арту да күзәтелә. Хәзерге вакытта 1016 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 283 сыер), 691 дуңгыз, 31 ат, 15 мең төрле кош-корт бар. Узган ел фермерлар көче белән 168 тонна сөт, 200 тонналап ит җитештереп сатылды. 74 кеше эш урыннары белән тәэмин ителде.
- Акча кертмичә генә фермерлык хәрәкәтен күтәреп булмый, әлбәттә. Фермерларга күрсәтелгән ярдәм турында да кыскача гына әйтсәгез иде.
- Баштан без «2011-2012 елларга Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы кысаларында эш иттек. Үзебезнең җирле хакимият тарафыннан да фермерлык хәрәкәтен киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Шуларның нәтиҗәсе буларак, районыбызда бүгенге көндә 31 гаилә фермасы эшли, аларның 20се - югары технологияле. Хәзерге вакытта тагын 7 гаилә фермасы төзелеп килә. Әлеге максатларда җирле бюджеттан 11,2 миллион сум акча күчерелде. Ә республика бюджетыннан фермерлар һәм авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре 6,6 миллион сум акча алдылар. Тагын 3,9 миллион сумын аласылары калды. Республика бюджеты исәбенә 4 гаилә фермасының керү юлларына асфальт җәйделәр. Узган ел федераль ярдәм программасы да эшли башлады. Ягъни, фермерларга терлекчелек биналары төзү, булганнарына реконструкция ясау, технологик җиһазлар һәм терлекләр алу өчен, гаилә фермасының төренә карап, 800 мең сумнан 2,7 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлеге дә булдырылды. Әнә шундый ярдәмнәрне тойгач, субсидияләр бирелә башлагач, авыл кешеләренең кызыксынуы артты, әлбәттә. Уңай үзгәрешләр инде сүздә генә түгел, эштә дә күренә. Тиздән районыбызда гаилә фермаларының санын 38гә җиткерү күздә тотыла. Аларның 27се югары технологияле булачак. Әлеге гаилә фермалары көче белән районда мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар саны тагын да артачак. Фермаларда елга 1300 тонна сөт, 210 тонна ит җитештерү планлаштырыла. Өстәмә рәвештә тагын 60 кешегә эш урыны булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев