Туган як

Сыер «иномарка» түгел...

Безнең Түбән Кама - сөт саву буенча республиканың 43 районы арасында 12нче урында. Һәр сыердан көнлек савым уртача 15,1 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,1 килограммга артык. Хуҗалыкларда, савым сыерларының продуктлылыгын күтәрү максатыннан, төрле ысулларны сынап карыйлар. Югары механизациягә нигезләнгән заманча технологияләр куллану - сөтне...

Безнең Түбән Кама - сөт саву буенча республиканың 43 районы арасында 12нче урында. Һәр сыердан көнлек савым уртача 15,1 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,1 килограммга артык.

Хуҗалыкларда, савым сыерларының продуктлылыгын күтәрү максатыннан, төрле ысулларны сынап карыйлар. Югары механизациягә нигезләнгән заманча технологияләр куллану - сөтне арттыруга йогынты ясарлык факторларның берсе. Районның барлык хуҗалыклары да хәзерге вакытта әнә шул технологияләр белән эшли. Хәтта яңа оешып килүче крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары да (алар рай-оныбызда 70тән артып китте инде) эшчәнлекләрен шушы юнәлештә башлап җибәрделәр.
Бу елның беренче яртысы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, «Нефтехимагропром», «Бәхетле-Агро», «Химокам-Агро», «Шинник-Агро» җәмгыятьләре барысы да терлекчелек буенча алдагы елларга караганда югары күрсәткечләргә ирешкәннәр. «Нефтехимагропром»ны гына алыйк, анда барлык юнәлешләрдә дә үсеш күзәтелә. Җәйге чорда һәр сыердан уртача көнлек савым 16 килограмм тәшкил итте. «Бәхетле-Агро»да да сөт күрсәткечләре югары булып, мөмкинлекләре дә зур. Биредә терлекләр өчен әйбәт база булдырылган, карау да яхшы, яшь терлекләрдән уртача тәүлеклек артым 700 граммнан күбрәк тәшкил итә. Сүз дә юк, эш тиешле дәрәҗәгә куелган. Дуңгызлар симертүдә исә «Шинник-Агро» җәмгыяте соңгы елларда аеруча нәтиҗәле эшли башлады.
«Прикамский» җәмгыятенең Семминталь токымлы терлекләрдән ит-сөт продуктлары җитештерү комплексында да, башка елларга караганда, шактый алга китеш күзәтелә. Яшь белгечләр - комплекс начальнигы Артем Морозов, ветврач Ранил Шәрәпов җитәкчелегендә терлекчеләр нәтиҗәле эшли башладылар.
Соңгы вакытларда «Химокам-Агро»да терлекләрне аксымлы-витаминлы өстәмәләр кушып тукландыруга зур игътибар бирелә. Биредә шулай ук алга китеш күзгә ташлана, дуңгызларның баш санын да акрынлап элекке хәленә кайтаралар...
Монда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Хаҗиповның, кешеләр чит ил автомобиле сатып алгач, аңа бензинның да, майның да, башка материалның да үзенә тиешлесен, җитештергән завод тәкъдим иткәнен генә кулланалар; терлекләр белән дә шулай ук - сыер «иномарка» түгел, әмма сөте сыйфатлы булып, ул һәрчак сәламәт токым бирсен өчен, аңа бары тик организмына ярашлы туклыклы матдәләр генә ашатылырга тиеш, дигән фикерен китерү урынлы булыр. Түбән Кама терлекчеләре моның чыннан да шулай икәнлегенә эш барышында үзләре дә ышанадыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: