Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сухрау авыл җирлегендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашында күчмә киңәшмә узды

Күчмә киңәшмә ахырында авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов язганча, киңәшмә барышында Сименеево, Сухрау һәм Болгар торак пунктларының тормышы һәм эшчәнлеге белән танышу үткән.

«Ярминкә мәйданчыгы, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл, «Рябинушка» аллеясы, «Әниләр Чишмәсе», волейбол мәйданчыгы һәм балалар өчен палаткалы лагерь территориясе торышын карадык», — дип билгеләп үтте Нигъмәтҗанов.

Моннан тыш, хакимият вәкилләре социаль учреждениеләрдә: ФАПта, «Аленушка» балалар бакчасында, Сухрау урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Ә күчмә киңәшмә ахырында авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды, анда программаларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, планнар билгеләделәр.

Фото: соцчелтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев