Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Шәһәрдәгедән ким түгел!

Узган шимбә районыбызның Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды. Ташлыкта «Таңсылу» дип исемләнгән балалар бакчасы ачылды. 50 балага исәпләнгән бу бакчаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан дәүләт советы депутаты, шушы авылда туып-үскән Разил Вәлиев катнаштылар. «Таңсылу»да зур музыка залы, уен бүлмәләре...

Узган шимбә районыбызның Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды.
Ташлыкта «Таңсылу» дип исемләнгән балалар бакчасы ачылды. 50 балага исәпләнгән бу бакчаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан дәүләт советы депутаты, шушы авылда туып-үскән Разил Вәлиев катнаштылар. «Таңсылу»да зур музыка залы, уен бүлмәләре һ.б. бар, гомумән, сабыйлар һәм аларның тәрбиячеләре өчен барлык тиешле шартлар тудырылган. Биредәге ике төркемгә бер яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар йөриячәк. Шәһәрдәгедән ким булмаган бу заманча бакчаны төзетүдәге ярдәме өчен, Айдар Метшин якташыбыз Разил Вәлиевкә зур рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне Шәңгәлче авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Биредәге футбол кыры һәм урам тренажерлары комплексы - авыл халкына, бигрәк тә яшьләргә зур бүләк. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашкан Айдар Метшин аның да, Ташлыктагы балалар бакчасы кебек үк, республика программасы нигезендә барлыкка килүен билгеләп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X