Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Ширәмәттә яңа бакча, мәдәният йорты һәм янгын сагы депосы ачылды

Узган атнада Ширәмәт авылында тантаналы рәвештә берьюлы берничә социаль объект ачылды. Биредә республика Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. күп кунаклар да катнашты. Ширәмәттә 200 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йортын 2008 елның ноябрендә төзи башлаганнар. Өч ел дәвамында барлык төзелеш эшләренә 55 миллион...

Узган атнада Ширәмәт авылында тантаналы рәвештә берьюлы берничә социаль объект ачылды. Биредә республика Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. күп кунаклар да катнашты.

Ширәмәттә 200 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йортын 2008 елның ноябрендә төзи башлаганнар. Өч ел дәвамында барлык төзелеш эшләренә 55 миллион сум акча бирелгән. Яңа ачылган мәдәният йортында Ширәмәт халкы - өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да үзенең күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алачак. «Сельчане» дип исемләнгән үзешчән хор коллективы хәзер зур сәхнәдә чыгыш ясаячак. Шушында ук китаплар фонды бай булган китапханә дә бар.

Шул ук көнне авылда 40 балага исәпләнгән «Колокольчик» балалар бакчасы ачылды. Сүз уңаеннан, моңа кадәр нәни ширәмәтлеләр берничә дистә ел элек бүрәнәләрдән төзелеп, инде искергән бакчага йөргәннәр.

Тантаналы рәвештә ачылган өченче объект исә янгын сүндерү депосы булды. Хәзер ул якын тирәдәге җиде авылда яшәүче ике меңгә якын кешенең иминлеген саклаячак. Янгын чыга калса, янгын сүндерүчеләр 5-12 минут эчендә тиешле урынга барып җитә алачак.

- Бу депода ирекле янгын сүндерү дружиналарының укыту-методик үзәге дә эшләячәк, моның өчен Ширәмәттә тиешле шартлар тудырылды, - диде Айдар Метшин.

- Ширәмәттән үрнәк алып, үзем дә Актаныш районындагы туган авылым Пучыда клубны ремонтларга һәм янгын сүндерү депосы ачарга кирәк икәнен аңладым, - дип үз фикерен белдерде Илшат Фәрдиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев