Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сентябрь: көннәр салкын, эшләр кызу

Уңыш гектардан уртача 24,2 центнер чыккан.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле культуралар (кукуруз белән бергә) барлык мәйданның 23037 гектарында урып-суктырылган, амбарларга 53200 тонна ашлык кертелгән. Уңыш гектардан уртача 24,2 центнер чыккан.

Сентябрь көзнең беренче ае гына булса да, салкын сулышын сиздерә башлады: кояш та сүрәнләнде, яңгырлар да яугалый, көннәр дә күзгә күренеп кыскарды. Әйе, бу авыл хезмәтчәннәренә итәк чабуларын җыя төшәргә кирәклеген искәртә. Басу-кырларда ел әйләнәсе эш бетеп тормый, Нәкъ менә хәзерге вакытта эшләрнең берсе артыннан икенчесе чират көтеп кенә тора. Күккә карап, җылы матур көннәрне көтеп ята торган чак түгел, кара көзләргә керергә дә ерак калмады. 

Быел, иртә язда, бик матур җылы көннәр башлангач, болай булса, яз ике-өч атнага иртәрәк килә дип, барыбыз да шатланышкан идек. Язгы кыр эшләре уңышлы гына тәмамланса да, табигать барыбер үзенекен итте, ашыгып иртә уянганга үкенгәндәй, җәй башындагы салкыннары, кайбер урыннарда шактыйга сузылган корылык игенченең кәефен төшерде. Андый һава торышы, гадәттә, җир куенына кертелгән орлыкның гөрләп шытымнар бирүен тоткарлый. Быел бөртеклеләрнең уңышы берникадәр түбән булу шуның белән аңлатыла, күрәсең. 

Дөрес, соңыннан җәйнең эссе, матур көннәре башланып, игеннәрне, яшелчәләрне, тамыразыкларны карап-тәрбияләп үстерергә шартлар тудырды. Технологияләр дөрес үтәлгән урыннарда, уңышны күтәрү мөмкинлеге дә бар иде. «Чебешләрне көз көне саныйлар» дигәндәй, хәзер менә һәркем үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрә. 

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, авыл хезмәтчәннәре бөртекле һәм кузаклы-бөртекле культураларның уңышын тулысынча җыеп, амбарларга урнаштырсалар да, басу-кырларда эш бетеп торганы юк. Хәзерге вакытта 8800 гектарда уҗым культураларын (көзге арыш һәм бодай) чәчү төгәлләнгән, киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү эшләре 67 процентка үтәлгән. Шикәр чөгендере уңышын җыярга 25 сентябрьдән соң тотынырга планлаштыралар. 

Шулай ук бәрәңге алу башланган. Гомуми 175 гектарда игелгән "икенче икмәк"нең 30 гектары алынган инде. Уңышы әлегә гектардан 200 центнер чамасы чыга. Быел, бәрәңге уңышы начар түгел. 

Терлекләрне имин кышлату өчен терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Хәзерге вакытта бер шартлы терлеккә 17 центнер азык берәмлеге тупланган. Кыскасы, авыл хезмәтчәннәренең кылны кырыкка ярырдай булып эшләгән чаклары. Башкача мөмкин дә түгел. Юкса, җылы җәйләр күптән узды, кара көзләр якынлаша. 

Фото e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев