Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Саранча гына җитмәгән иде...

Татарстанның 20 районында саранчалар кискен артып киткән. Республикада тикшерелгән 220 мең гектар мәйданның 50 мең гектарында саранчалар булуы ачыкланган. Бу комсыз бөҗәкләр узган басу-кырларда, болыннарда үсемлекләр һәм авыл хуҗалыгы культуралары тулысынча юкка чыга, чөнки саранча һөҗүмен янгын белән генә чагыштырып булыр иде. "Бурдан кала, уттан калмый" дигән әйтем бар. Уттан...

Татарстанның 20 районында саранчалар кискен артып киткән. Республикада тикшерелгән 220 мең гектар мәйданның 50 мең гектарында саранчалар булуы ачыкланган. Бу комсыз бөҗәкләр узган басу-кырларда, болыннарда үсемлекләр һәм авыл хуҗалыгы культуралары тулысынча юкка чыга, чөнки саранча һөҗүмен янгын белән генә чагыштырып булыр иде. "Бурдан кала, уттан калмый" дигән әйтем бар. Уттан гына түгел, саранчалардан да берни дә калмый.
Чыннан да, хәл бик җитди. Шушы көннәрдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов муниципаль район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре белән уздырган видеоконференциядә бу хакта ассызыклап: "Әгәр берничә ел элек кенә саранча проблемасы күрше Самара, Саратов, Оренбург өлкәләрен куркуга салса, хәзер инде безнең республика районнарына да саранча һөҗүме куркынычы яный. Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Алабуга, Чистай районнарында аларның саны күпләп артуы мәгълүм булды", - дигән.
Әйе, елның коры килүенә тагын бер проблема - саранча ябырылу куркынычы өстәлде. Авыл хуҗалыгы министры мондый кыен хәлдә барлык муниципаль районнарда оператив штаблар төзергә күрсәтмә бирде. Аларны башкарма комитет җитәкчеләре контрольдә тотарга тиеш. Бигрәк тә, файдаланылмый торган ташландык территорияләрдә саранчалар тиз үрчеп китүчән, шуңа күрә, андый урыннарны даими күзәтү астында тотарга кирәк.
Алабуга белән Чистай - безгә янәшә районнар. Очкан вакытта саранчаның уртача тизлеге сәгатенә 20 километр дип исәпләгәндә, күрше районнардан күтәрелгән саранча күче берничә минуттан районга үтеп тә керергә мөмкин. Мондый күч республикабызның бер чигеннән икенчесенә кадәр бер көндә очып уза ала. Чөнки саранчалар 20 сәгать дәвамында бер туктамыйча очарга сәләтле икән. Ярый ла, очып кына узсалар. Әгәр берәр болынга килеп төшсәләрме?! Бу туймас бөҗәкләрнең берсе генә дә көнгә 100-500 грамм үләнне ашап бетерә ала, ди. Алар тагын шул яклары белән куркыныч, тиз үрчиләр - бер саранча 500гә якын күкәй сала. Әгәр саннары миллионнар белән исәпләнүче бер чирүдә һәр ана бөҗәк шулчаклы күкәй салса, алдагы елларда мондый бөҗәкләрдән котылу ай-һай кыен булачак.
Министр күрсәтмәсе нигезендә, авыл хужалыгы культуралары өчен аеруча куркыныч бөҗәкләрнең күпләп таралуына юл куймау һәм аларны юк итү буенча, безнең Түбән Кама районында да махсус комиссия төзелде. Сигез кешедән торган әлеге комиссиянең рәисе итеп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, рәиснең урынбасары итеп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин билгеләнде. 3 июньдә Ширәмәттә уздырылган киңәшмәдә, районыбыз территориясендә саранчаның таралуына юл куймау буенча башкарылырга тиешле чаралар планы расланды.
Мондый корткычлардан саклану өчен инсектицид препаратлар кулланыла. Алар белән эшкәртү техникасын һәм шәхси саклану чараларын алдан барлап куярга кирәк. Барлык районнарда да саранчалар күренү очракларын хәбәр итү өчен "кайнар линия" булдырылган (безнең районда - 43-19-72 номеры белән шалтыратырга).
Узган гасырның сиксәненче елларында ничек итеп илебезгә колорадо коңгызлары килеп кергәнен әле бик яхшы хәтерлибез. Аңа кадәр мондый корткычлар турында ишетеп тә белми идек. Хәтта нинди зарар китергәннәрен аңлап алгач та, бездә аларны тиз бетерерләр, дип уйлап та тирән ялгышканбыз. Әнә, хәзерге көнгә кадәр дә беткәннәре юк. Гомумән, киләчәктә бетәселәренә дә өмет калмады. Шулай итеп, Америкада яралган ул паразитлар безнең тирәлек фаунасының бер өлешенә әвөрелделәр. Әгәр саранчаның үрчеп китүенә юл куйсак, алар белән дә шул хәл кабатланмасмы?
Саранчалар бездә моңа кадәр бөтенләй юк иде, дип уйлау, бик үк дөрес тә булмас. Алар бик аз санда гына булганнар. Соңгы дүрт ел тоташ һава температурасының югары торуы һәм корылык нәтиҗәсендә, бу бөҗәкләрнең популяциясе, ягъни күпләп үрчүе күзәтелә башлаган. Мондый очракта аларны махсус препаратлар белән агулап кына бетерергә мөмкин. Чистай районында шундый территорияне ачыклагач, аларны да инсектицидлар ярдәмендә юк иткәннәр. Бу эшкә ике самолет җәлеп ителгән. Алар ярдәмендә тәүлек дәвамында корткычлар күпләп үрчегән мәйданнарны эшкәрткәннәр. Хәзер ул урыннарда бу бөҗәкләр тулысынча юк ителгән. Әнә шулай итеп, вакытында белеп алып, чарасын күргәндә, саранча афәтеннән котылырга мөмкин.
Республикада хужалыкларны инсектицидлар белән тәэмин итүче оешмалар күп. Мондый препаратларны кичектереп түләү юлы белән дә кайтартырга мөмкин икән. Бу хакта муниципаль район авыл хуҗалыгы идарәләре хәбәрдар. Фермерларга һәм, гомумән, авыл хуҗалыгында үз территорияләре булган барлык кешеләргә дә игътибарны көчәйтергә киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев