Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сак булыгыз!

Орнитоз - кошларда һәм кешеләрдә була торган йогышлы авыру. Аны күзәнәкләр эчендә үрчи торган вирус барлыкка китерә. Орнитоз белән, нигездә, үрдәкләр, күркәләр, казлар, тавыклар, күгәрченнәр, тутый кошлар, чыпчыклар, фазаннар, акчарлаклар һәм башка кошлар чирли. Күркәләрдә авыру билге-ләре түбәндәгечә: бик нык ябыгалар, йомырка салулары кими. Үрдәкләр 20-30 көнлек вакытта еш чирлиләр....

Орнитоз - кошларда һәм кешеләрдә була торган йогышлы авыру. Аны күзәнәкләр эчендә үрчи торган вирус барлыкка китерә.
Орнитоз белән, нигездә, үрдәкләр, күркәләр, казлар, тавыклар, күгәрченнәр, тутый кошлар, чыпчыклар, фазаннар, акчарлаклар һәм башка кошлар чирли.
Күркәләрдә авыру билге-ләре түбәндәгечә: бик нык ябыгалар, йомырка салулары кими. Үрдәкләр 20-30 көнлек вакытта еш чирлиләр. Авыру 20-30 көн дәвам итә, 30 проценты үлем белән тәмамлана. Билгеләре: томау төшү, сулыш алу начараю һәм конъ-юнктивит һ.б. Казларда да авыру билгеләре шуңа охшаш.
Кешегә чир авыру кош-корт белән аралашканда яисә шәхси гигиена кагыйдәләрен сакламаганда йогарга мөмкин. Шикле булган кошлар янында йөргәннән соң, кулларны яхшылап юарга һәм 3 процентлы водород перекисе белән эшкәртергә кирәк; кош тизәген лабораториядә тикшерттерү өчен мал табибына мөрәҗәгать итәргә, ул лабораториягә юллама бирергә тиеш. Кошны дәвалау һәм иммунитетын ныгыту өчен киңәшләрне дә мал табибы бирә. Авыру икәнлеге расланган очракта, дәвалауны мал табибы үз өстенә ала.
Узган ел Татарстанда кошларның орнитоз белән авыру очраклары күзәтелде, кеше-ләргә йогу очраклары да булды. Декоратив яки башка төрле кошларны махсус зоокибетләрдән генә сатып алыгыз. Анда кошларның ветеринария белешмәләре булу шарт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев