Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сабантуй бизәкләре

Узган ял көннәрендә районыбыз авылларында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуйлар башланды. Аларның берничәсендә «Туган як» редакциясе вәкилләре дә катнашты. Үчкәдә Күптәннән килгән гадәт буенча, Үчкә авылы Сабантуйны районда иң беренче булып - җомга кичендә үк уздырып куйды. Бирегә җыелган халыкны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов һәм «Бәхетле-Агро»ның...

Узган ял көннәрендә районыбыз авылларында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуйлар башланды. Аларның берничәсендә «Туган як» редакциясе вәкилләре дә катнашты.

Үчкәдә
Күптәннән килгән гадәт буенча, Үчкә авылы Сабантуйны районда иң беренче булып - җомга кичендә үк уздырып куйды. Бирегә җыелган халыкны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов һәм «Бәхетле-Агро»ның Каенлы бүлеге җитәкчесе Илфат Миннеязов котладылар.
Сабантуйны ачып җибәргәч, мәйдан уртасында иң кечкенә малайлар көрәшергә тотынды, шул ук вакытта, Тобадан килгән мәдәният хезмәткәрләре Разия Якупова һәм Лилия Әхтәмова әзерләгән үзешчән сәнгать концерты башланды. Елдагыча, Риян Мотыйгуллинның гармунда уйнавын, ә Вакыйф Шәйхетдиновның аңа кушылып җырлавын бар халык яратып тыңлады. 83 яшендәге Вакыйф аганың: «Киләсе елда, бәлки, булмабыз да, быел бергә бәйрәм итик әле», - дигән сүзләрен ишеткәч, аны тыңлаучылар арасында күзләре дымланучылар да күренде... Тоба егете Марсель Якуповның җырлавы да халык күңеленә хуш килде.
Мәйданда теге яки бу ярыш тәмамлануга ук, бәй-рәмне оештыру комиссиясе рәисе Рөстәм Ризванов җиңүчеләргә бүләкләр тапшыра барды. Чабышта катнашкан җиде ат арасыннан иң беренче булып, үзенең Мәйсәрә кушаматлы атында Тоба авылыннан Ильяс Якупов килде. Капчык сугышы «чемпион»ы - Үчкәдән Айнур Галиев. Гер күтәрүдә яшьләр арасында - Руслан Ризванов, ә зурлар ярышында Фидаил Сәгыйдуллин беренче урыннарны алдылар (икесе дә шушы авылныкы).

Мәйдан күрке булган татарча көрәштә яшьләр ике төркемгә бүленеп көч сынашты. 14 яшькә кадәргеләр арасында - Каенлыдан Сергей Клещевников, 18 яшькә кадәргеләр бәйгесендә Түбән Камадан Булат Вафин җиңделәр. Биредә әле хатын-кызлар да бил алышты (дөрес, кайберсенең биле кай төштәрәк икәнен чамалау кыен иде), алар арасында иң «мощные» - Түбән Чаллыдан Әлфирә Әхмәдиева. Ә инде Сабантуй батыры исеме өчен төп көрәштә унбер ир-егет катнашты, араларында үз авыл-поселокларында иң көчлеләрдән булган Ринат Фәсәхетдинов (Каенлы), Евгений Куляев (Олы Аты), Рөстәм Идрисов (Болгар), Наил Зәйнуллин (Шәңгәлче), Руслан Гафиятуллин (Кама Аланы), Константин Морозов (Трудовой) һ.б. бар иде. Түбән Кама егете Марат Мөхәммәтҗанов барысыннан да өстен чыкты.

Болгарда

Авылдашлары Ришат Галимов башлык булып билгеләнгәч, бу авыл җирлегенә кергән Сухрау, Болгар һәм Кызылъяр авылларында, замана катлаулы булуга карамастан, уңай якка үзгәрешләр күз алдында, ул хакта инде «Туган як»та байтак язылды. Шуңа күрә җитәкченең халык алдында абруе зур һәм биредә халыкның чын күңелдән бәйрәм итәрлеге бар.
Сабантуйны ачу тантанасында сүзне, беренче итеп, авылның бүгенге көндә бердәнбер исән сугыш ветераны Әкъмәл ага Хөснетдиновка бирделәр. Аннан соң шәһәрдән килгән кунаклар - муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, мәгариф идарәсе начальнигы Равис Шакиров, авыл җирлеге советы депутатлары Вазыйх Гыйльметдинов, Сергей Брусов, биредәге элекке совхоз җитәкчесе булган Әнәс Сөләйманов һ.б. котлады. Алар хезмәт алдынгыларын, авылның иң матур өй хуҗасын, соңгы вакытта бәби алып кайткан әти-әниләрне, яңа өйләнешкән парларны, бергә илле ел яшәгән гаиләләрне һ.б. хөрмәтләп, бүләк бирделәр.
Җитәкчеләр тәбрикләүлә-рен җиткереп, бүләкләр тапшырып кына мәйданнан чыгып китә алмадылар әле, бәйрәм хуҗасы Ришат Галимов аларны капчык киеп йөгерүдә ярышырга күндерде. Бу сынаудан, хатын-кыз буларак, бер Эльвира Долотказина гына котыла алды, ә «солидный» ирләрнең капчык киеп, егыла-егыла мәйдан буйлап сикерүләрен халык рәхәтләнеп көлә-көлә тамаша кылды.
Хәер, Ришат үзе дә, башка урыннардагы күп җитәкчеләр кебек, дәрәҗә саклап, бәйрәмне читтән генә күзәтеп утыручылардан түгел, гел халык арасында кайнашты. Мәсәлән, скакалка белән сикерү ярышы игълан ителүгә, иң беренче булып, үзе бик оста сикереп күрсәтте.
Бик яхшы оештырылган бу бәйрәмнең, кызганыч, башын гына карап булды, вәгъдә ителгән икенче авылга - Олы Атыга китәр вакыт җитте.

Олы Атыда
Әгәр дә Олы Аты Сабантуен бер дә күргәнегез булмаса, сез күп нәрсә югалткансыз. Районыбыздагы иң матур, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе шушы авылда уза. Менә быел да Лидия Юмаева, Таисия Гурьянова, Нина Емельянова, Петр Пепенеев һ.б. аны оештыруга күп көч куйганнар.
Биредә дәрәҗәле кунак-лар да күп иде. Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова мондый бәйрәмнәргә беркайчан да буш кул белән килми, бу юлы да ул Олы Атының хөрмәткә лаек кешеләренә үзенең бүләкләрен тапшырды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина, Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Шәймәрданов һ.б. халыкны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр.
- Мин, шушы авыл җирлеге советы депутаты буларак та, Олы Атының эшчән, эчкерсез кешеләрен яратам. Алар тырышып эшли дә, күңелле бәйрәм итә дә белә, - диде «Саддин-Агро» фирмасы җитәкчесе Исмәгыйль Гыйлаҗиев.
Сабантуйның иң зур спонсоры Валерий Ивановның гына бәйрәмгә килә алмавы бик кызганыч, үз исеменә кат-кат әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетмәде.
Мәйдан кичкә кадәр шау-гөр килеп торды. Концерт-музыка өлешен бу юлы беренче мәртәбә Түбән Кама татар дәүләт театры артисты Рафил Зәйнуллин алып барды. Ике сәхнәдәше белән килгән Рафил халыкны җырлатты да, биетте дә, көлкеле уеннар да оештырды.
Шул ук вакытта, мәйданда көчлеләр һәм җитезләр Сабантуйга хас булган төрле ярышларда һәм халык уеннарында үз мөмкинлекләрен сынады. Колга башына иң тиз менеп җитүче - Трудовойдан Валентин Матюшкин. Берсеннән-берсе таза җиде ир-егет көч сынашкан гер күтәрүдә Олы Атыдан Петр Пепенеевка тиңнәр булмады. Ул һәркайсы 24 килограммлы ике герне берьюлы 40 мәртәбә күтәрде. Кул көрәштерүдә катнашучылар дистә ярымлап җыелган иде, арада иң көчлесе Олы Атыдан Дмитрий Бабатов булып чыкты. Турникта күтәрелүчеләр дә шул чама булгандыр. Ир-егетләр арасында Югары Чаллыдан Ринат Нәфыйков җиңде, ул 24 мәртәбә күтәрелде. 14 яшькә кадәрге малайлардан иң яхшы нәтиҗәне Дима Шадрин күрсәтте (15 мәртәбә). Әмма барысын да шаккатырганы 8 яшьлек Даша булды (авыл кибетчесе Галина Кондратьеваның кызы, диделәр). Бәләкәй генә шушы кыз бала турникта 18 мәртәбә күтәрелде (моны егетләрнең дә бик сирәге булдыра ала).
Әлбәттә инде, монда да мәйдан уртасында, бар халыкның игътибарын җәлеп итеп, милли көрәш кызганнан-кызды. Кунак көрәшчеләрне дә керткәч, анысында катнашучылар быел аеруча күп иде. 18 яшькә кадәргеләр арасында - Түбән Камадан Булат Вафин, көрәш ветераннары бәйгесендә Югары Чаллыдан Әлхәт Нәфыйков җиңсә, ир-егетләр арасындагы төп көрәштә Олы Атыдан Евгений Куляев батыр калды. Соңгы елларда авылның иң көчле көрәшчеләреннән берсе булып танылган бу егет - батырлар нәселеннән: аның әтисе Виталий да, әтисенең бертуганы Иван да көрәш сөючеләргә яхшы таныш (сүз уңаеннан, Виталий бу юлы ветераннар бил алышуында икенче урынны алды).
Иң матур әкиятнең дә ахыры була, дигәндәй, Олы Аты Сабантуе да тәмамланды. Һәм көрәш батырын котлап, бераз чәйләп алгач, бу кунакчыл авылдан кайтырга кузгалдык.

Сухрауда
Якшәмбе яңгырлы булса да, Сухрау халкы бәйрәмгә җыелды. Күбесенчә урыслар яши торган бу авылда, әйтүләренчә, 1990 елга кадәр Сабантуйның нәрсә икәнен белмәгәннәр. Аның беренчесен оештыруда ул чагындагы «Память Ильича» совхозының профком рәисе Никифор Марков һәм көрәшче Альберт Җиһангиров башлап йөргәннәр. Шуннан бирле Сухрауда да бу бәйрәм үткәрелеп килә, соңгы елларда авылда татарлар күбәйгәч, бигрәк тә. Никифор дәдәй хәзер инде олыгаеп киткән, ә менә Альберт бүген дә мәйдан уртасында, татарча көрәш хөкемдары вазифаларын башкарды.
Бәйрәмне Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов ачып җибәрде, аннан соң бер-бер артлы кунакларга сүз бирделәр. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов белән Лида Тартмина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин сухраулыларны бәйрәм белән котладылар. Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
Аннан соң мәйдан кырыенда үзешчән сәнгать осталары концерт куйды, ә уртада ярышлар оештырылды. Иң ахырдан, татарча көрәш батыры ачыкланды. Көрәшкә килгән кунакларны кертмичә, үзләренеке генә бил алышты. Шуңа күрә, Сухрау егете Юрий Чипчиков батыр калды һәм тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев