Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Рәхмәт сиңа, мөгаллимем

Һәр укучының яраткан укытучысы була. Сагынып искә ала, аның турында балаларына, оныкларына сөйли торганы. Менә минем дә шундый укытучым булды. 1929 елның 30 июнендә районыбызның кечкенә генә Би авылында туган Рәкыйп абый Сөләйманов ул. Быел аңа 90 яшь тулды.

Зөләйха апа белән Әхмәтҗан абый гаиләсендә ул үзеннән соңгы җиде туганына үрнәк абый булып үсә. Гаиләдә барлыгы тугыз бала була. Рәкыйп авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә һәм аны 1941 елда тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә, ә 12 яшьлек Рәкыйп, укуын туктатып, эшләргә мәҗбүр була. Ул сукада да, чәчүдә дә, урып-җыюда да катнаша, хат ташучы, тимерче ярдәмчесе булып эшли... 1944 елда гәүдәләре һәм яшьләре зур булуга карамастан, бер дусты белән Каенлы сигезъеллык мәктәбенең дүртенче сыйныфына укырга керәләр. Сигезенче сыйныфтан соң Кызыл Чапчак урта мәктәбендә укып, аны 1950 елда уңышлы тәмамлыйлар.
Укуны дәвам итү һәм мөгаллимлек итү теләге көчле булганга, Рәкыйп абый Алабугада укытучылар курсларын, аннары читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Укытучылык эшчәнлеген 1953 елда үзе укыган Кызыл Чапчак мәктәбендә башлап җибәрә һәм 46 ел буе шушы мәктәптә балаларга математика укыта. Хезмәтен мәктәп җитәкчелеге югары бәяләп, аны 1956 елда Татарстан Укытучылар съездына делегат итеп сайлый, башка төрле әһәмиятле чараларга җибәрә. Рәкыйп абый җәмәгать эшләрендә дә, спорт ярышларында да актив катнаша.
– 1956 елда мәктәпкә юллама буенча биология һәм химия фәннәрен укытырга килгән Сәкинәне бик ошаттым. Танышкач та, озак йөрмәдек, тиз арада гаилә корып куйдык. Аның белән мәктәп янында йорт салдык. Балаларыбызның өчесе дә югары белем алды: олы улым Альберт һәм кызым Роза – Казан дәүләт университетында, кече улым Азат хәрби белем бирү йортында укыды. Хәзерге вакытта алты оныгым, алты оныкчыгым бар, – дип искә ала укытучым. Аның кызы 36 ел география укытты, оныгы Алия исә көллияттә математика һәм информатика фәннәре буенча белем бирә. Гаиләнең гомуми укытучылык стажы 130 ел тәшкил итә!
Кызганыч, Сәкинә апа бакыйлыкка иртәрәк күчә шул. Әмма авыр булса да, Рәкыйп абый бирешми. Тик торырга яратмый ул, «хәрәкәттә – бәрәкәт» девизы белән яши. Өлкән яшькә карамый – бакчада эшли, умарта тота, машинада да рульдә үзе йөри. Рәкыйп абый Сөләйманов тыл һәм хезмәт ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, укытучы-методист, санап бетергесез медальләр, грамоталар, дипломнар иясе.
– 46 ел буе балаларга ныклы белем бирергә тырыштым. Тирә-якта дан тоткан мәктәбемдә 700 дән артык бала укыган еллар бар иде. Берничә районнан килеп укыдылар. Укучылар арасында математика укытучысы һөнәрен сайлаучылар күп булды. Мин аларны бер дә онытмыйм, горурланам, – ди мөгаллим.
Укучылар арасында нинди генә һөнәр кешеләре юк. Кайберләренең исемнәре республикада, Россиядә танылган. Рәкыйп абый оста шахматчы булды, безне дә уйнарга өйрәтте. Хәзер үзем оныкларым белән уйныйм.
Мәктәпне тәмамлауга 45 ел үтсә дә, ул еллар укытучыларыбыз сагындыра. Укытучыбыз! Сез белем дөньясына алып керүче дә, һөнәрләргә юл салучы да булдыгыз, игелеккә өйрәттегез. Сезнең акыллы киңәшләрегез зур ышаныч бирде. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар, оныклар игелегендә һәм хөрмәтендә яшәвегезне телибез.
Ирина САДЫЙКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X