Туган як

Районга чыктым әле

Аппаков карбызны ничек үстерергә җыена? Җирне сөрмичә дә орлык чәчеп буламы? Мал-туар өчен дә дәва пункты була аламы? Әгәр бу сораулар сезгә кызык булып тоелса, әйдәгез, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән бергәләп районга чыгып керәбез. "Бәрәңге профессоры" янында "Районга чыгу" гыйбарәсен кем әйткәндер, белмим, әмма Альфред...

Аппаков карбызны ничек үстерергә җыена? Җирне сөрмичә дә орлык чәчеп буламы? Мал-туар өчен дә дәва пункты була аламы? Әгәр бу сораулар сезгә кызык булып тоелса, әйдәгез, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән бергәләп районга чыгып керәбез.

"Бәрәңге профессоры" янында

"Районга чыгу" гыйбарәсен кем әйткәндер, белмим, әмма Альфред Галимовичның чәршәмбедә районыбызның кайбер хуҗалыкларына баруын ишеткәч, мин дә тагылдым.

Тигез юлдан машина, беренче итеп, Смыловка авылы ягына борылды. Бу тирәдә күптәннән булганым юк иде, йортлар, каралты-кура ныгыган, чиркәү дә салып куйганнар. Авыл урамыннан узып, Аппаков биләмәләренә таба борылабыз. Андагы техниканы күргәч, авыллардагы элекке трактор-машина паркы искә төште. Ашханә-ял бинасының тирә-ягындагы чәчәк атып утыручы җиләкләр, җимеш агачлары биредә табигать җанлы җир кешесенең хуҗа булуына дәлил.

Аппаковның фермерлык хуҗалыгы 1200 гектар җирдә бәрәңге, кишер, суган, чөгендер кебек яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бәрәңге дигәннән, аны үстерү өчен дә аерым бер осталык кирәклеген күпме яшәп тә белми идем әле, беренче мәртәбә Владимир Ильичтан ишеттем. Быел ул 120 гектар мәйданда бәрәңге үстерәчәк. Аерым үстерелә торган орлыклык бәрәңге - 1 гектардан 180 центнер, ә гадәтие 350-400 центнер чыга икән.

Гадәттә, халык бәрәңгенең эресен ашый да, утыртырга вагын калдыра. Шул хакта сөйләгәндә, фермерның , "беттән бет туа инде", дигән сүзен кәгазьгә теркәп ук куйдым. Орлыклык бәрәңге үстерү - четерекле эш, черүгә һәм чирләргә бирешмәсен өчен, аны башта ук тиешле катнашма белән эшкәртергә кирәк, дип әйтеп үтте фермер. Аппаковның орлыклык бәрәңгесе үз республикабыз белән беррәттән, Әстерхан, Волгоград, Саратов һ.б. төбәкләрдә дә тарала. Бәрәңге, ризык булудан бигрәк, организмны агулау чыганагына әйләнмәсен өчен, колорадо коңгызына каршы агуны чамалап кына кулланырга кирәк. Аппаковның ул яктан җаны тыныч - агулы препарат сиптерү эшен техникага көйләнгән компьютер күзәтчелек итә, тиешеннән артыгы төшми. Колорадо коңгызына каршы сиптерелә торган дарулардан кайсыларын кулланырга булуы хакында да сорадым. "Семс тор", "Круйзер", "Максим" дигән препаратларны киңәш итте Аппаков. Әмма мавыгып китеп, ул катнашма белән бәрәңгене, яңгыр яугандагыдай, юдырмаска...

Карбыз үстерү белән мавыгучыларыгыз булса, инде менә боларын игътибар белән укыгыз. Безнең шартларда карбыз уңышы алыйм дисәң, аның аерым бер сортлысын һәм вакытын белеп утыртырга кирәк икән. Аппаков "Кримсон Руби" сортын кайтарткан. Ялгыш ишетмәгән булсам, әллә инде Япониядә чыгарылган сорт... Узган ел ул, тәҗрибә йөзеннән, бу җылы як яшелчәсен бераз үстереп караган, арада 14 кило тартканнары да булган. Зәй ягындагы бер авылда өч ел рәттән карбыз үстерүчеләр барлыгын да шушы фермердан ишеттек.

Карбызның үзебездә үсә торганын сортлысын таба алдыгыз, ди. Төнлә белән температура 15 градустан түбән төшми башлагач, аны җиргә утыртырга була. Тик әле анда да, без ияләнгәнчә, җирне казыдың да, карбыз орлыгы төртеп чыктың һәм шуның белән эшне төгәлләдең түгел. Аның өчен, киңлеге 70 см. (озынлыгы - җирегезгә карап) булган махсус пленка, тамчылы сугару торбасы һәм түземлек кирәк. Пленка астындагы сугарыла торган җир ике-өч көн дәвамында парланганнан соң гына, шул пленканы тишеп, карбыз орлыклары утыртыла. Ике орлык арасы - 60 сантиметрдан, ә ике рәтнеке 3 метрдан да якын булмаска тиеш. Бер атна эчендә орлыклар тишелеп чыга. Әмма, аңа карап кына пленка алынмый, җәй буена шунда калдырыла. Тамыры 20 метрга кадәр тирәнлеккә төшкәнлектән, карбызга баштагы вакытларда гына су сибелә, аннан соң - юк. Владимир Ильич сөйләгәннәрне тыңлаганда, болай мәшәкатьләнгәнче, базарга барып сатып алуың җиңелрәк, дип уйлап алдым. Шуны сизгәндәй, фермер, "теге як"ларда үстерелә торган карбызны, тизрәк кызарсын өчен, селитра белән ашлауларын искәртеп куйды.

Карбызны үстергәннәрме-юкмы, әмма әбиләр заманында безнең якларда бәрәңге арасына кавын утыртканнар. Аппаковка шул хакта әйткәч, ул үз әниләренең дә кайчандыр кавын үстергәнлеген, ул кавынның яшел төстә булганын искә алды. Әмма хәзерге вакытта андый кавын орлыгы юк инде.

Шулай да, Аппаков быел дүрт рәт кавын үстерергә җыена. Анысының сортын сорамадым. Владимир Ильичның җир биләмәләрен карауны икенче килүебезгә калдырып торып, Кармалы ягына кузгалдык.

Беренче ветеринария пункты

Анонимлык артына яшеренеп, район хуҗалыкларында чәчелмәгән ташландык җирләр барлыгыннан зарланучы авыл кешеләре сүзен истә тотып, машина тәрәзәсеннән карап барам. Әмма юлның ике ягында да яшәреп килүче иген басулары гына күзгә чалынып кала...

Кармалыда авыл халкының мал-туары өчен ветеринария пункты төзеп куйганнар. Альфред Галимович, районыбызда беренчесе булган бу пунктның Татарстан хөкүмәте программасы нигезендә һәм республика бюджеты хисабына төзелгәнен искәртте. Ул 20 миллион сумга төшкән. Газ, су кертү, электр уздыру, тирә-ягын койма белән әйләндереп алып, тәртипкә китерү һ.б. - анысы муниципалитет исәбенә. Җитәкче әйтүенчә, әгәр барып чыкса, икенче елга Ширәмәттә дә шундый ук ветеринария пункты төзү ниятләре юк түгел икән.

Кармалыдагы пунктта исә бары тик вак-төяк эшләрне генә төгәллиселәре калган. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов үзе дә килеп, пункт эчендәге кабинетларны, җайланмаларны һ.б җентекләп күздән кичергәннән соң, нәрсәләр эшләргә кирәклеген санап чыгып, үзенең кыйммәтле күрсәтмәләрен биреп, киңәшләрен җиткерде. Аны биредәге белгечләр аеруча зур игътибар белән тыңлап, кушканнарын тиз арада эшләп куярга вәгъдә иттеләр...

Авыл җирлеге башлыгы Валентина Зитонова әйтүенчә, бүгенге көндә Кармалыда 240лап шәхси хуҗалык булып, халык 400гә якын мөгезле эре терлек, шул исәптән, 32 баш сыер асрый икән. Район ветеринария оешмасына караган әлеге пункт Елантау, Колмакчы, Иске Чишмә кебек якын-тирә авыллардагы халыкның терлегенә дә тиешле ветеринария ярдәме күрсәтәчәк. Бу пунктта ике ветврач - Ришат Рәхимов һәм утыз елга якын гомере шушы тармакта узган керәшен егете Петр Емельянов эшләячәкләр. Р.Рәхимов әйтүенчә, белгечләр халыкка терлекләрне ясалма орлыкландыру, вакцина ясату, шулай ук, этләрне, мәчеләрне кпечү-стерилләштерү һ.б. мәсьәләләрдә түләүле ветеринария ярдәме күрсәтәчәкләр. Ветврачларның уртача айлык хезмәт хаклары 12 мең сумлап тәшкил итәчәк, ди. Әгәр дөрес ишеткән булсам... Шулай итеп, Кармалы һ.б. авылларда яшәүчеләр, үзләренең мал-туарлары белән ул-бу була калса да, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында белгеч ярдәме күрсәтеләчәген белеп торачаклар.

Җирне сөрмичә генә чәчәләр

Әгәр дә берәрсе бу хакта алданрак әйткән булса, билләһи дим, ычкынган икән дип уйлар идем. Әмма менә үзем, "Прикамский"ның Түбән Уратма авылы янындагы көзге бодай күкрәп үсеп утыра торган иген кырында басып торам. Альфред Галимович белән "Прикамский" хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Копанев иелгәннәр дә, җирдән йолкып алган бер учма уҗымны җентекләп карый-карый, нидер сөйләшәләр. Иген кырына аяк басуга ук, тигез матур булып калкып килүче бодай үсентеләрен танымыйча, нәрсә бу дип сорап, үземнең игенчелек өлкәсендәге наданлыгымны күрсәтеп, оятка калдым. Әле анда да, җирдән күтәрелеп килүче бу яшькелт диңгезнең сөрелмәгән җиргә чәчелгән булуы аңыма, барыбер, барып җитә алмады. Авыл хуҗалыгы терминнарын белмим. Шунлыктан бу язмамда алга таба да, белдеклеләнеп, көздән "нулевой" ысул белән чәчелгән дип язып тормам, ә гап-гади генә итеп, сөрелмичә чәчелгән җир, диярмен. Шулай да хуҗалык җитәкчесе Алексей Геннадьевич сөйләгәннәрдән үзем аңлаганча, бу технология белән иген үстерү өчен, өлгергән уңышын җыеп алгач, җирне сөрмиләр дә, культивацияләмиләр дә, бары тик көздән гербицид белән генә (анысы чүп үләннәрен үтерә) үтәләр, ә язын инде шул җиргә турыдан-туры орлык чәчелә. Җитәкче әйтүенчә, Белград өлкәсе фермерлары куллана торган бу технология җәй коры килүче безнең һава шартлары өчен менә дигән - ул җирне дымы очудан саклый. Шул ысул белән эшкәртеп утырткан очракта, баштагы өч елда уңыш бераз кимиячәк, әмма бу вакытта, уңыш җыйганнан соң иген кырында калдырыла торган салам һ.б. җирдә дымны тоткарларга сәләтле саклагыч катлам барлыкка китерәчәк.

Әлеге яңа технологиянең нәрсә икәнен белмәгән элекке авыл картларын алып килеп күрсәтсәң, артларына авып китәрләр идеме икән, әллә көздән калган чүп-чар арасына кем орлык сала инде дип, ачуланырга тотынырлар идеме... Әмма замана хәзер үзгә һәм шул бер үк үлчәү тәлинкәсенә сакчыллыкны да, табышны да салдыра.

Моның өчен, әлбәттә инде, махсус чәчкечләр кулланыла. Башта бер агрегат орлык чәчә, ул кырда эшне төгәлләүгә үк, икенчесе ашлама кертә. Ике сменада барлыгы алты кеше эшли. Тәүлегенә бер агрегат 120 гектар мәйданда чәчә. Ун тәүлек эчендә ике агрегат белән 3000 гектар мәйданда орлыкларны җиргә күмдереп тә куйганнар. Сакчыллык ягыннан алганда, бу агрегатларның басудан беркая да китмичә, көне-төне шунда эшләвеннән тыш, 1 гектар җиргә нибары 8 литр ягулык-майлау материалы тотылганын да телгә алып үтте А.Копанев. ГСМ, кимендә, өч мәртәбә азрак тотыла дигән сүз.

Янәшәдәге басуда алагаем зур агрегат таккан трактор карабодай чәчә икән. Анысын да - җирне сөреп тормыйча гына. Көздән җирдә калдырылган саламны аралап, җирне пәке белән казып карап, Альфред Галимович дымлылыкны да тикшерде. Сөрелгән җир белән чагыштырганда, монысының өстәге катламында да дымның сакланганын искәртте ул.

Басуның теге башыннан урап, 9 миллион сумлык "JOHN DEERE" агрегаты таккан "NEW Holland" тракторы килеп туктады. Тракторчы егет кабинасыннан төшеп, җитәкчеләр янына килде. Ул - Ширәмәттә яшәүче татар егете Радик Заһитов булып чыкты. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган әтисе Рәфкать ага кебек үк, улы да тракторчы һөнәрен сайлаган. Әнисенең бертуган энесе Ленар Макавеев белән, кулалмаш, ике сменада эшлиләр икән. Без килгән көнне Радик иртәнге алтыда инде басуда булган. Авыр түгелме, дигән сорауга Радик, "тракторчы эшен яратмасам, эшләр идемме", дип куйды. Кышын һәм язын техника ремонтлауда эшләгән, ә 21 апрельдә чәчүгә тотынган егетнең апрель ае өчен хезмәт хакы 25 мең сум булган. Ярты ел элек өйләнеп җибәргән. Аның хатыны Нина ындыр табагында эшли икән. Хәзергә алар кеше фатирында яшиләр. Радикны җитәкчеләре Алексей Геннадьевич та, эшчән егет дип, мактап торды. Бу яшь гаиләне яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү хакында алар Альфред Галимович белән дә сүз алыштылар.

Юлның икенче ягындагы басуда җир сугару техникасы эшли иде. Тагын кеше көлкесенә каламмы инде дип, уңайсызлана-уңайсызлана булса да, сорасы итем. Соя җире икән. Анысы быел 220 гектарда үсәчәк, ди. Узган ел гектарыннан 24 центнер уңыш алганнар. 1 килограммын 18 сумнан сатканнар, рентабельлек - 9 сум, ягъни 1 килосыннан шул суммада табыш килгән. Бу язда әле рапсны да 800 гектар мәйданда чәчкәннәр. "Прикамский" хуҗалыгында бүгенге көндә штатта булган 61 кешенең 12се - даими эшләүче тракторчылар. Халыкны ипи, ипекәй белән туендыручы җир кешеләре. Тракторчы Радиктан сорарга онытканмын, ул нишлидер... Ә чын җир кешесенең күзе, көн туса, яңгыр көтеп күккә багадыр, мөгаен. Туфракка күмелгән орлыклар шытым бирсен, көзге уҗымнар күтәрелеп китсен өчен яңгырның кирәк, бик кирәк чагы...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: