Туган як

Печән дә, сенаж да, ашлык та...

Авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы хәзерләргә табигать быел да бөтен мөмкинлекләрне тудырды, печәнне чабып алу өчен кояшлы матур көннәре дә күп булды. Мондый шартларда терлек азыгы хәзерләүнең соңгы нәтиҗәсе, шулай ук, бу елның уңышы да игенчеләрнең хәзерге чорда ничек эшләүләренә нык бәйләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматка караганда,...

Авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы хәзерләргә табигать быел да бөтен мөмкинлекләрне тудырды, печәнне чабып алу өчен кояшлы матур көннәре дә күп булды. Мондый шартларда терлек азыгы хәзерләүнең соңгы нәтиҗәсе, шулай ук, бу елның уңышы да игенчеләрнең хәзерге чорда ничек эшләүләренә нык бәйләнгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматка караганда, район хуҗалыкларын-да барлыгы 13400 тоннага якын печән, 32150 тонна сенаж, 2500 тонна салам хәзерләнгән. Бер шартлы терлеккә уртача 14,7 центнер азык берәмлеге туры килә (планның 54 проценты). Аерым хуҗалыклар буенча әлеге күрсәткеч «Прикамский»да - 18,7, «Нефтехимагропром»да - 15,6, «Химокам-Агро»да 11,7 центнер азык берәмлеге.
Муниципаль районның һәрбер хуҗалыгында комбайннарның урып-җыю эшләренә хәзерлеген тикшереп бәя бирүләре хакында язган идек инде. Ә узган атна азагында хуҗалыклар көзге культураларны уру эшенә керештеләр. Дөрес, ял көннәрендә яңгыр булу сәбәпле эшләр тукталып торды. Ләкин бу алдан билгеләнгән вакытка сыешып булмый, дигән сүз түгел әле. Хәзер район буенча игеннәрне гомуми мәйданның 8 процентында урып-суктырганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: