Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Пай җирләре кемгә кирәк?

Авыл кешесен гомер-бакый җир туендырган һәм киендергән. Шуңа да, крестьян турында сүз барганда, төп эше җир эшкәртүгә, иген игүгә бәйле булган хезмәт кешесе күз алдына килә. Хәзерге вакытта «пай җирләре» дип сөйләшүләр дә, турыдан-туры крестьянның көнкүрешенә кагылышлы мәсьәлә. Берчакны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов белән шул хакта әңгәмә корып...

Авыл кешесен гомер-бакый җир туендырган һәм киендергән. Шуңа да, крестьян турында сүз барганда, төп эше җир эшкәртүгә, иген игүгә бәйле булган хезмәт кешесе күз алдына килә. Хәзерге вакытта «пай җирләре» дип сөйләшүләр дә, турыдан-туры крестьянның көнкүрешенә кагылышлы мәсьәлә.

Берчакны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов белән шул хакта әңгәмә корып утырырга туры килде. Кайчандыр, үзе авыл советы рәисе булып эшләгәнче үк, авылда пай җирләрен туплау эшен башлап җибәргән булган ул. «Әле 1994 елда ук шундый җир кишәрлекләрен җыеп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга керешкән идем. Җирнең гомуми мәйданы 600 гектарга тулган иде», - дип искә алды Рәис Раиф улы ул вакытларны.

Шул чакта, авыл җирлегеннән алтмыштан артык кешенең пай җирләре исемлегенә бөтенләй кермәгәнлеген, төшеп калганлыгын ачыклаган. Үзләрен күреп, бу хакта әйткәч: «Өй янындагы 25 сутый җирне дә эшкәртә алмыйбыз әле. Безгә нәрсәгә ул пай җире», - дигән тегеләр. Нихәл итмәк кирәк, заманы шундый булган, күрәсең. Гомумән, авыл кешесе һәр яңалыкны озаграк һәм авырлык белән кабул итүчән. Җирләрне хосусыйлаштыру кебек четерекле мәсьәлә кузгала гына башлаган чор бит. Крестьянның аңыннан әле советча яшәү рәвеше чыгып җитмәгән. Бу һич кенә Совет җәмгыятен яманлап әйтү түгел. Һәр заманның үз кыйбласы, дигәндәй, кайчандыр бик популяр булган: «Колхозныкы - безнеке» дигән гыйбарә ни дәрәҗәдә үтәлгәндер, анысына хәзер бәя бирүдә мәгънә юк. Шулай да, кешеләр күңелендә, үзенең бакча кишәрлегенә карап: «Шушысы җитә, артыгын сорамыйбыз. Әнә, колхозыбыз бар, ташламас» - дигән ышаныч яшәп килгән ул заманда беркем дә файдаланмый торган, чүп үләне, шайтан таягы котырып үскән урыннар юк дәрәҗәсендә иде, җирнең һәр карышын авыл хуҗалыгы культуралары чәчеп файдаланырга тырыштылар. Бөтен нәрсәне сатарга, алырга мөмкин булган хәзерге заманда исә җир мәсьәләсе бөтенләй икенче ягы белән калкып чыкты. Мондый шартларда җирнең һәр кишәрлеге хуҗалы булырга тиеш икәнлеген шәйләп алдылар. Хәер, монысы югарыда утыручы, җәмгыятьне әле тегеләй, әле болай үзгәртеп «уйнаучы» түрәләр вәзгыяте. Ә җир ул теләсә нинди шартларда да, крестьянны, халыкны туйдыручы булып кала. Әнә шуңа да, ул чакта пай җирләре белән ни кылырга белмәгәнлектән, битараф калуны кулай күргән авылдашларына Рәис: «Сез барыбыр артыннан йөрегез, бер көне килеп җитәр, ул пай җирләрен үзегез үк сорарсыз әле», - дип аңлаткан.

Р.Гыйльфанов пай җирләре белән башлаган эшне ахырына җиткерә алмый. 1998 елда ул чактагы шәһәр һәм район администрациясе башлыгы Илсур Метшин үзенә чакырып, Каенлыда үзидарә советы рәисе булырга тәкъдим ясый. «Башлаган ниятләремне тормышка ашырып бетермәсәм дә ризалашырга туры килде», - ди Рәис. Ләкин аның сүзләрендә аз гына да үкенү сизелми. Ике чабата - бер кием, дигәндәй, хәзер дә, хезмәт вазифалары буенча, әлеге мәсьәләләр аның катнашыннан башка гына хәл ителми.

Ул чакта кешеләргә пай җирләре буенча таныклыклар тапшырылган инде. Халык арасында сүз йөргәнлектән, җирне файдалануга биреп торырга мөмкин (бушка түгел, әлбәттә) икәнлеген дә күпләр ишеткән. Тик андый таныклыкларны теркәү палатасында рәсмиләштерергә һәм, шуның нигезендә, җир хуҗаларына кишәрлекләр беркетелергә тиеш бит. Халыкка моны шул чакта ук әкренләп төшендерә башласалар да, әле хәзерге көнгә кадәр дә шул «яшел кәгазь»ләрен тотып: «Миңа пай җиремнең арендасы өчен түләгез» дигән таләп куючылар бар икән. Ә закон буенча, җиргә дәүләт теркәве узмаганда һәм җир кишәрлекләренең чикләре төгәл билгеләнмәгәндә, кеше җәмәгать хуҗалыгыннан аренда өчен түләү көтеп ята алмый...

Җирнең бит бөтен урыны да бер түгел - уңдырышлы җире бар, уңдырышсызы. Узган ел җәен, болынга печән бүләргә төшкәч, кайбер авылдашлары: «Давай, безгә әйбәт урыннан бир, безнең бит пай җирләребез бар», дип ризасызлык белдергәннәр. Рәис: «Ә кая соң ул җирегез? Теркәү палатасы аша рәсмиләштердегезме? Төгәл чикләрен билгеләттегезме? Күрсәтегез!» - дигәч, туктаганнар. Чыннан да, андыйлар әйбәт җиргә өмет итсәләр дә, аның әзергә-бәзер генә килмәвен, рәсмиләштерү өчен артыннан йөрергә кирәк икәнлеген аңлап бетермиләр. Ә кишәрлекләрнең чикләрен билгеләтү ул шактый мәшәкатьләр һәм вакыт сорый торган эш. Шуңа да, чикләре билгеләнмәгән (невостребованный) җир хуҗаларына печәнне гомуми урыннан бүләргә туры килә, әлбәттә.

Дөрес, пай җирләрен «Бәхетле-Агро» җәмгыятенә, Аппаковның «Земляки» фермерлык хуҗалыгына арендага бирүчеләр дә бар. Ул җирләр файдалануда: чәчәләр, уралар, сугалар, дигәндәй... Бергә җыелып, хуҗалыклар белән шундый килешүләр төзегән кешеләргә азрак түләве дә бар. Узган ел, мәсәлән, пай җирләре өчен 2,25 центнер икмәк биргәннәр. Анысына рәхмәт. Гәрчә, бу эш тә кешеләрнең үз инициативалары белән түгел, ә авыл җирлеге җитәкчеләре артыннан йөреп кенә тормышка ашырылса да, аннан риза булмыйча: «Әнә, фәлән җирдә күбрәк түләгәннәр» диючеләр дә очрый икән әле. Бу сүзләрдә берникадәр дөреслек булса да, җиреңнең чикләре төгәл билгеле түгел икән, мондый зарлар урынсыз. Кишәрлегеңнең кайда икәнлеген төгәл белгәндә генә син: «Минем җирнең гектарыннан шуның кадәр уңыш чыга. Сез миңа фәлән кадәр түләргә тиеш» дип, таләп куя аласың.

Каенлы авыл җирлеге буенча гомуми 1105 пай җире исәпләнә икән. Шуларның 347се һаман «невостребованный» булып «күктә асылынган» килеш кала бирә. Аның бер мөһим сәбәбе - халыкның аңлап бетермәвендә һәм пассив булуында. Дөрес, үзләренең шәхси фермаларын ачып җибәргән кешеләр, бу эшне кузгата башлаганнар һәм уңай якларын да аңлап алганнар. Ә менә кемдер килеп эшләп биргәнне көтеп ятучылар белән тагын бер мәртәбә ныклап сөйләшеп чыгарга да, аннан... Әйе, җир хуҗасыз була алмый бит, аларны киләчәктә муниципаль милек итеп күчерү турында да сүзләр ишетелә инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев