Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Олылар һәм балалар өчен

Түбән Кама районы авыл җирлекләре арасында үзара салым программасыннан файда табучылар артканнан арта бара.

Бу акчага күперләр, юллар салына, зиратлар төзекләндерелә һ.б. бик күп эшләр башкарыла. Программа кысаларында Ширәмәт авылында балалар уен мәйданчыгы төзелә башлаган. Эшләрнең бер өлеше инде тәмам: биредә таганнар, карусель урын алган, өлкәнрәкләр тренажерларда шөгыльләнә ала.
– Һәр кеше исәбеннән 200әр сум җыеп алынды. Бер сумга республика – 4, ә Түбән Кама муниципаль районы тагын 2 сум өстәгәч, җәмгысы 3 миллион сум җыелды. Бу акчага олылар һәм балалар ял итү өчен урын ясыйбыз, – диде Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Руслан Хәлфин.
Уен мәйданчыгын төзүне кешеләр үзләре сораган.
– 200 сум – зур акча түгел, әмма бергә җыелгач, зур проектка да җитте. Барысы да, бигрәк тә ата-аналар бик канәгать. Балалар уйнарга килә башлады, – дип шатлана Ирина Румянцева.
– Олылар өчен дә, балалар өчен дә шартлар тудырылган. Сәламәтлекне ныгытып та, ял итеп тә була, – ди куәтли аны Галина Лопухова.
Үзара салым программасы кысаларында авыл җирлегендә башка эшләр дә башкарылган: әйтик, Поповка авылы һәм Камский бистәсе урамнарына яктырткычлар куйганнар. Киләчәктә чүп контейнерлары өчен мәйданчык ясатырга телиләр. Бу сорау буенча тиздән тавыш бирүне оештырмакчылар.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X